Әлеге укуларда флаг төсләренең аңлатмалары өйрәнелде.
Чара барышында Россия - ничек барлыкка килүен, безнең илнең тарихы, кемнәр анда яши, россия флагында нинди символлар бар? һәм традицияләре турында сөйләнде.
Безнең халык өчен тормышыбызда Дәүләт флагы Көне бик мөһим бәйрәмгә әйләнде. Әлеге датаны билгеләп үтүдә без горурлык хисләрен тоябыз, бөек державасы булган дәүләтебез белән горурланабыз. Безнең илебез һәрвакыт чәчәк атсын, Россия Флагы аяз күгебездә тынычлык кына теләп җилфердәсен!
Бу бәйрәм гаилә бәйрәме, дуслык, туганлык бәйрәме. 22август көнне Шәтке авылында да әлеге бәйрәмне зурлап билгеләп үттеләр. Яңа гына ачылган “Шәткә бабай чишмәсе” ндә Шәтке авыл җирлеге хезмәткәрләре, китапханәче, мәдәният йорты директоры белән берлектә Корбан ашы үткәрелде.
Шушы көн кысаларында Иске Җөри урта мәктәбендә укучылары ( Юнармия) авыл халкына шарлар һәм Россия флагын тараттылар. Әлеге чара укучыларның тарихи белемнәрен киңәйтү һәм дәүләт символларын популярлаштыру максатыннан эшләнде.
Балалар Россия флагының тарихына кагылышлы викторина сорауларына җаваплар бирделәр.Кичә истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
16 август конне районыбызга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Алар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Бурганов Рафис Тимерханович белән безнең Алан балалар бакчасында да булдылар . Районыбыз житәкчеләре белән берлектә балалар бакчасында үткән капиталь ремонт эшләре белэн таныштылар. Бакчаның һәр бүлмәсен: йокы, аш, уен, азык- төлек блогын һәм уен мәйданчыкларын игътибар бн карадылар. Кунаклар ремонт эшләреннән, бакчаның уку елына әзерлегеннэн бик кәнагатъ булып киттеләр.
Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята.
Теләченең 3нче балалар бакчасы тәрбиячеләре бүген төрле чаралар үткәрделәр. Балалар Рәсәйнең флагы һәм аның төсләренең нәрсәне аңлатканлыгы турында әңгәмә тыңладылар, аннары флагны рәсемгә төшерделәр. Чара барышында туган ил турында төрле шигырьләр дә яңгырады. Балалар «Рәсәйнең шәһәрләрен искә төшер» исемле викторинада бик актив катнаштылар, «Чишмәкәй» исемле рус халык уенын уйнадылар.
Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Яраткан китап якын дус, сердәш була.Урта Мишә авыл китапханәсендә балалар белән "Минем яраткан китабым" дигән фотоконкурс үткәрелде.Балалар үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр, эчтәлекләре белән таныштырдылар.
Бу мәглүмат чаралары “Туган туфрагымда күмелеп калган гомер агачымның тамырлары” дип исемләнгән күргәзмәгә куелды һәм киң катлам китап укучыларга тәгъдим ителде.