Чөнки һәр кеше күңелендә авыл хезмәтчәненә карата мәхәббәт һәм хөрмәт очкыны яна. Икмәк кадере,аны үстерүчеләрнең олы хезмәтен берни белән дә бәяләп булмый. Айдар авылы китапханәсендә тәкъдим ителгән “Тирен түгеп илгә икмәк үстергәннәр хөрмәткә лаек” исемле күргәзмә, бөртекле культураларны урып-җыю барышын , икмәк, аның кыйммәтләре, игенченең авыр һәм мактаулы хезмәте турында мәгълүматлар җиткерә.
Айдар мәдәният йорты директоры Фаляхова Р.А. 2018 нче ел-Татарстаныбызда Толстой елы буларак игълан ителүе, язучының биографиясе, балаларны ничек яратуы турында сөйләде. Берсеннән-берсе кызыклы хикәяләре, әкиятләре нәкъ бала вакытта язылганы ачыкланды. Әлеге чарада катнашучылар очрашу азагында шундый нәтиҗә чыгардылар: Л.Н.Толстойның китаплары бары тик яхшылыкка, дөреслеккә, өйрәтә, кыю булырга чакыра.
6 нчы августан 20 нче августка кадәр балаларның һәм яшьләрнең төбәкара иҗат форумы "Тартария"- ике атналык җәйге смена “ Заречье” ял лагеренда үткәрелде. Балаларның һәм яшьләрнең төбәкара иҗат форумы “ Тартария”дә Теләче урта мәктәбе укучылары А. Нуруллина, А. Титоренко Һәм Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучысы Л. Мөхәмәтҗанова катнашып кайттылар. Катнашучылар бай эчтәлекле 14 көн буена ял иттеләр. Балалар татар һәм иңглиз телләрен өйрэнү курсларында, иң танылган артистлар һәм популяр блогерлар, үз масштаб проектларын төзүче экспертлар белән очрашуларда булдылар. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Рафис Борханов белән дә очраштылар. Укучылар мәктәп программасы кысаларыннан чыга торган яңа һәм кызыклы чаралар белән таныштылар, ял иттеләр.
22 нче август илебездә Россия Федерациясе дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. Бу дәүләт символының тарихын өйрәнү укучыларда патриотизм хисе тәрбияләүдә зур роль уйный.
Шушы датаны бәйрәм итү кысаларында Олы Нырсы урта мәктәбендә
«Россия киңлекләрендә» исемле рәсем күргәзмәсе оештырыла. Укучылар «Россия гербы» исеме астында үтеләчәк сыйныфтантыш чарага әзерләнәләр. Бу чараның бурычы: укучыларның тарихи белемнәрен киңәйтү; дәүләт символларын у һәм Россия Федерациясе гимнын популярлаштыру; ватанпәрвәрлек тәрбияләү.
29 августта Россия Федерациясенең Мәгариф министры О.Ю.Васильева укучыларның ата-аналары белән очрашу уздырачак. Очрашу турыдан-туры әңгәмә һәм видеоконференция формасында булачак. Сорауларны http://edu.gov.ru/oDc-view сайтына җибәрергә мөмкин. Аеруча кискен сораулар җыелышның көн тәртибенә кертеләчәк.
Укучылар кием өлгеләре сызалар, шул ук вакытта бию элементларын да кабатлап алырга өлгерәләр.
Катнашучыларга әйләнә-тирә мохитнең матурлыгын кәгазь битенә тошерергә тәкъдим ителде.
Балалар конкурска җаваплы карадылар.Һәрберсе сюжетлар уйлап, аннары аларны карандашлар һәм фломастерлар ярдәмендә буяп эшен бетерделәр. Һәрбер эш үзенең эчтәлеге буенча кызыклы, хайваннар һәм үсемлекләрне чагылдырган тулы бер күренешләр иде.Бу конкурс балаларның тирә-юньгә булган мөнәсәбәтен чагылдырды.
Ватаныбызны сакларга илебез халкы бердәм –олысы да,кечесе дә күтәрелә.Бөек Ватан сугышы тарихында Курск шәһәре чолганышы турындагы белемнәрне тирәнәйтү максатыннан, Алан авылы китапханәсендә “Хәтер мәңгелек...”дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм китапханә дәресе үткәрелде.
Ямбулат авылы китапханәчесе Шакурова Г.М.өлкәннәрнең өйләренә барып, аларны газета - журналлар белән таныштыруга зур игътибар бирә. Өлкәннәр янына баргач, китаплар биреп кенә калмыйча, төрле темага кагылышлы әңгәмәләр дә үткәрә.
Ярышта 7 команда көч сынашты.
Мәдәният хезмәткәрләре ярышны оештыруда һәм уздыруда актив катнаштылар.