ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 15 август көнендә Субаш авылында яшәүче Боек Ватан сугышы ветераны Егоров Иван Иван улына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Иван абыйга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Айдар авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

17 август көнне Казаклар авылы китапханәсендә, якташыбыз, шәркыять һәм исламият белгече Равил Үтәбай – Кәриминең тууына - 85 ел тулу уңаеннан “Дин галиме итеп күргән халкың, фән имамы дип тә сине белә” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Бу кичәгә Уфадан Равил Үтәбай – Кәриминең кызы, оныгы, “Татар мөселман календаре”н төзүче автор һәм гамәлгә куючы  Фәния Хуҗахмәт  кунак булып кайттылар. Шулай ук кичәдә  китапханәчеләр, татар теле укытучылары да катнашты.

Кичә барышында Равил Үтәбай – Кәримигә багышланган күп хатирә – истәлекләр  яңартылды, һәм  презентация күрсәтелде.

Кичә эчкерсез, җылы рухта, бер тында үтте. Кичәдән алган якты тәэсирләр, җылы хисләр күңелләрдә озак сакланыр.

Концертта республиканың  танылган артистлары Ф.Салахов, Р.Ибрагимова, А.Хамзин, Х.Сафин, К.Сатиев, Л.Бичарина, Р.Маликов, Х.Тимергалиевалар катнашты.

Әкиятләр – балачакның   мавыктыргыч, тылсымлы  бер өлеше булып тора. Алар белән без  балачакта  ук танышабыз. Әкият – бала тормышында мөһим урын алып тора. Әкиятләр ярдәмендә кечкенә бала төрле сынауларны үтәргә, дөньяны танырга өйрәнә, зур тормышка әзерләнә.  Бу атнада безнең балалар бакчасында “Әкиятләр” тематик атналыгы булып үтте. Атна дәвамында  барлык төркемнәрдә дә әкиятләр һәм аларның төрләре белән таныштырдылар, балалар үзләре теләгән әкият геройларын төрле табигый матераллардан әвәләп  тә, рәсемнәр дә ясадылар,  Атна ахырында зурлар төркеме балалары “Әтәч, Песи һәм башкалар” әкиятен сәхнәләштереп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

2018 елның 15 август көнендә Максабаш авылында яшәүче тыл ветераны Гаязова Нурдидә Нигмәтжан  кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Нурдидэ апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Шушы максаттан  Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н. белән очрашу булып узды.  Бу чараның максаты - балаларга  җәйге каникулда юлда хәвеф–хәтәрсез йөрү кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрү. Балалар чара барышында үз–үзләрен юлда ничек тотарга кирәклеге, бигрәк тә юлны ничек аркылы чыгарга кирәклеге турында аңлатып сөйләделәр, белгечнең барлык сорауларга да актив җавап бирделәр.  Чара бик  кызык һәм файдалы үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International