ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

Беренче көн тәртибе буенча Балалар иҗат үзәге директоры Махмутова Зөлфия Шамил кызы чыгыш ясады. Аннан методист Закирова Римма Рашит кызы чыгыш алды.  Икенче көн тәртибендә педагог-оештыручылар Фаттахова Алсу Габбас кызы һәм Кочергина Зөлфия Бари кызы чыгыш ясадылар.

Районыбызның бер төркем укытучылары: Мифтахова Венера Габдулла кызы- Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф буенча директор урынбасары, шул ук мәктәптән инглиз теле укытучылары Алексеева Ләйлә Госман кызы һәм Җамалиева Алсу Фаисхан кызы, Вахитова Әлфия Сатлык кызы, Иске Җөри урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары һәм Шәйхетдинова Гөлфия Ханип кызы, Алан урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары бу фестивальдә катнаштылар.

Секция эшендә түбәндәге чыгышлар булды:

- Фәхретдинова Альбина Хәйдәр кызы - Үзәк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы «Кейс – технологияләре  - инновацион ысуллар белән белем бирү». темасына чыгыш ясады. Ахырдан, Альбина Хайдаровна укытучылар белән мастер-класс үткәрде.

- Әхмәтҗанова Ләйсән Тәлгать кызы - Теләче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы “Инглиз теле дәресләрендә укучыларда креатив фикерләү үстерү” дигән тема астында чыгыш ясады.

Кече Кибәхуҗа мәктәбе укытучысы Хәбибуллина Люция Инсаф кызы, Әбде мәткәбеннән Михайлова Фирдався Абрар кызы, Баландыш төп мәктәбеннән Җаббарова Гөлнара Нәҗип кызы квалификация күтәрү курсларыннан алган яңалыклар белән уртаклаштылар.

    Яңа уку елына план расланды һәм яңа дәреслекләр өләшенде.

15 августа 2018 года на базе Тюлячинской средней школы состоялось августовское совещание учителей русского языка и литературы на тему: «Совершенствование профессиональной компетентности педагогов русского языка и литературы как условие качества реализации ФГОС». Всего в работе секции приняло участие 20 человек. С анализом работы выступила куратор, Кукаркина Валентина Марсовна, методист по учебным дисциплинам.  Также она обобщила работу по внедрению технологии «Образовательный минимум по русскому языку».

С опытом своей работы на актуальные темы поделились следующие учителя:

- «Работа с одаренными детьми как одно из приоритетных направлений современного образования» Садыкова Ильсия Мансуровна, учитель Большенырсинской средней школы;

- «Работа со слабоуспевающими учащимися», Нуртдинова Елена Яковлевна, учительТюлячинской школы,

- «Инновационные подходы в преподавании литературы», Хузина Гульфая Шарифулловна, учительБольшемешинской средней школы.

Были намечены задачи и основные направления работы методического объединения на 2018-2019 учебный год.

2018 нче елның 15 августында Теләче урта мәктәбе базасында Теләче муниципаль районы мөгалимнәренең август киңәшмәләре кысаларында сынлы сәнгать, музыка фәннәре укытучыларының “Сәнгать” фәнен  укыту процессында системалы эшчәнлек алымнары” темасына секция эше үткәрелде. Секция эшендә түбәндәге чыгышлар булды:

- “Сәнгать” фәнен  укыту процессында системалы эшчәнлек алымнары” – Әхмәтшина Венера Галәүтдин кызы - Олы Нырсы урта мәктәбенең сынлы сәнгать укытучысы;

- “Хәзерге шартларда музыка укытучысының Һөнәри үсеше һәм камилләшүе” – Мөхәмәдиева Найлә Дәүләтҗан кызы- Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең сынлы сәнгать, музыка укытучысы;

Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең методисты Шугаепова Галия Мөхәмәтгалиевна чыгыш ясады. Галия Мөхәмәтгалиевна районыбызның математика фәне буенча үткән уку елына эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына куелган бурычлар белән таныштырды. Районның математика укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында методик берләшмә җитәкчесе Юнусова Розалия Рафкатовна чыгыш ясады. Киңәшмәдә Теләче, ИскеҖөри , Шәтке, Олы Нырсы урта мәктәпләренең математика укытучылары укытуда булган яңа педагогик алымнар, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре белән уртаклаштылар.

Киңәшмәдә  укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең милли белем һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Х.М. Җиһангәрәева  чыгыш ясады. Хәния Миннебаевна районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучыларын үткән уку елының эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар белән таныштырды.  Киңәшмәдә Теләче урта  мәктәбенең татар теле һәм  әдәбияты укытучылары  Г.М.Ибраһимова һәм Г.Г. Сөнгатуллина, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән Г.Җ.Афзалова һәм Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән А.М.Сабирҗановалар чыгыш ясады. Алар үзләренең ирешелгән уңышлары, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре  белән уртаклаштылар.

Киңәшмә барышында район мәгариф бүлеге методисты, химия һәм биология фәннәре кураторы Сабирова Алия Рафис кызы тарафыннан узган уку елына нәтиҗәләр ясалды. Шулай УК Теләче мәктәбеннән Пашина Алевтина Петровна, Олы Мәтәскәдән Шарипова Илхамия Вәлимөхәмәт кызы, Сонгатуллин Марат Мөхәррәм улы, Сауш мәктәбеннән Сафиуллина Гөлнара Тахаүтдин кызы чыгышлары тыңланылды. Шулай УК уку-укыту процессы белән бәйле сораулар каралды һәм киләсе яңа уку елына эш планы кабул ителде. 

Киңәшмәдә шулай ук район мәктәпләре буенча физик тәрбия предметы кураторы, мәгариф булеге вәкиле Илшат Рифгат улы Фасхиевта катнашты. Киңәшмәдә көн тәртибе буенча узган 2017/2018 ел нәтиҗәләре белән балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең директоры Тимур Равиль улы Имамиев, ГТО темасы буенча методист Дмитрий Петрович Чернов һәм  Ильшат Рифгәт улы Фасхиев чыгыш ясадылар. Ахырдан югары уңышларга ирешкән педагогларга район мэгарифбулегенең рәхмәт хатлары тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International