ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

2018 нче елның 14 августында Теләче урта мәктәбе базасында Теләче муниципаль районы мөгалимнәренең август киңәшмәләре кысаларында технология фәне укытучыларының “Технология фәнен укытуда метапредметлы алым куллану икенче буын федераль дәүләт стандартларының бер төре” темасына секция эше үткәрелде. Секция эшендә түбәндәге чыгышлар булды:

- “Технология дәресләрендә төрле укыту методлары аша укучыларның иҗади активлыгын үстерү” – Закиров Наил Валимөхәммәт улы - Олы Мәтәскә урта мәктәбенең технология укытучысы;

- “Нәтиҗәле дәрес үткәрү алымнары һәм методлары” – Зарипов Айрат Шайдулла улы, Иске Җөри урта  мәктәбенең технология укытучысы. 

     Яңа уку елына план расланды.

Беренче көн тәртибе буенча Балалар иҗат үзәге директоры Махмутова Зөлфия Шамил кызы чыгыш ясады. Аннан директор урынбасары Исмагилова Фәнзия Мәгъсүм кызы укыту-тәрбия эшләренен 2017-2018 уку елының нәтиҗәләре белән таныштырды. Методист Гараева Рушания Ринат кызы техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен куллану вакытларын һәм урыннарын искә алып узды. Икенче көн тәртибендә өстәмә белем бирү педагоглары НабиуллинаРәфилә Рафил кызы һәм Галимзянова Фәния Габделхак кызы чыгыш ясадылар.

Киңәшмә барышында узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, Сауш төп мәктәбеннән Габдрахманова Зөлфия Каюм кызы, Теләче урта мәктәбеннән Гаптрахманов Фәнис Фәнил улы, Шәтке урта мәктәбеннән Мозафаров Илнар Гыйлфан улы, Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Фасхетдинов Алмаз Хәбир улы чыгышлары тыңланылды.

Киңәшмәдә 68 башлангыч сыйныф укытучысы катнашты.

    2017 – 2018 уку елындагы укытуның торышы турында, 4 сыйныф  укучылары өчен үткәрелгән Бөтенроссиятикшеренү эшләре нәтиҗәләре белән башлангыч сыйныфлар буенча методист Закирова Саҗидә Гайнулловна таныштырды.

   Секция эшендә түбәндәге чыгышлар тыңланды:

-  “Яңа стандартлар таләпләре, шартларында белем сыйфатын арттыру юллары” (ХәсәноваГөлсия Әхмәт кызы, Алан урта мәктәбе);

 - “Кече яшьтәге мәктәп укучысының уку эшчәнлеген оештыру алымнары” (Каримуллина Мәүлия Мәхмүт кызы, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе);

- “Яңа стандартлар шартларында контроль, бәяләү эшчәнлегенә заман таләпләре” (Галиева Альбина Михайловна, Теләче урта мәктәбе);

-  “Универсаль уку гамәлләрен куллануны үстерү чарасы буларак сораулар куя белүне формалаштыру ысуллары” (Мостафина Кадрия Мәсгутовна, Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе).

    Белем күтәрү курслары буенча чыгышларны Фархуллина Гөлнара Җәлил кызы (Теләче урта мәктәбе), Петрова Ильмира Рифкать кызы (Үзәк урта мәктәбе) ясадылар.

   Соңыннан башлангыч сыйныфлар буенча методист Закирова С.Г. алдагы уку елына эш планы һәм алда торган бурычлар белән таныштырды.

Киңәшмәдә  укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең тарих фәннәре буенча кураторы, милли белем һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Хәния Миннебай кызы Җиһангәрәева чыгыш ясады. Район методик берләшмә җитәкчесе Хәсәншина Венера Мәсгүтовна укытучыларны үткән уку елының эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар белән таныштырды.  Киңәшмәдә Шәтке урта  мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы  Ибраева Зәлидә Госмановна, Олы Мишә урта мәктәбеннән Газизуллин Радик Әнварович, Иске Җөри урта мәктәбеннән Зәйнетдинова Диләрә Хәкимовна һәм Гарифуллина Рузилә Сәетшевналар чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, Сауш төп мәктәбеннән Габдрахманов Мөнир Әхмәт улы,Теләче урта мәктәбеннән Алексеева Илсия Хәмит кызы, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбеннән Нигматзянова Хәдичә Нургали кызы, Олы Нырсы урта мәктәбеннән Ахметшина Венера Галәүтдин кызы чыгышлары тыңланылды.

Киңәшмә барышында методик берләшмә җитәкчесе Шәйхетдинова Гөлфия Ханип кызы, район мәгариф бүлеге методисты Сабирова Алия Рафис кызы тарафыннан узган уку елына нәтиҗәләр ясалды. Шулай ук Баландыш мәктәбеннән Гилазова Элеонора Рәис кызы, Олы Мәтәскәдән Сабирзянов Илнур Илдар улы, Шармыш мәктәбеннән Христофорова Елена Владимировна чыгышлары тыңланылды. Шулай ук уку-укыту процессы белән бәйле сораулар каралды һәм киләсе яңа уку елына эш планы кабул ителде. 

13 нче  август  көнне Теләченең №1, №3  балалар бакчаларында "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендэ инновацион эшчэнлек: математик белем бирүнен сыйфатын күтәрүдә һәр балага индивидуаль якын килү» дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен август киңәшмәсе булып үтте.

Аерым белем бирү ихтыяҗы булган балалар белән эшне оештыру” дигән темага август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмә башында бакча мөдирләре бакчаның педагог-психолог бүлмәсенең җиһазланышы белән таныштылар. Аннан соң педагог-психологлар, логопед тарафыннан эзерләнгән ачык дәрес һәм мастер-класслар карап үттеләр.

В период с 10 по 15 августа в рамках августовской конференции работников образования прошли традиционные секционные совещания учителей-предметников.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International