ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

15 август көнне Айдар мәдәният йорты каршында эшләп килүче җыр берләшмәсе җырчылары Субаш авылында 95 яшен тутырып гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Егоров Иван Ивановичны юбилее белән котладылар. Матур җырларын, теләкләрен җиткерделәр.

«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре “Торцевание” технологиясе кысаларына таянып мөмкинлеге чикле бала белән “Елга буенда” дип исемләнгән дәрес үткәрде.  Дәреснең максаты: алдагы дәрестә алган белемнәрне ныгытырга ярдәм итү һәм декоратив сәнгать өлкәсендә булган сәләтен арттыру.

Территориальным отделом Управления Роспотребнадзора по РТ в Сабинском, Мамадышском, Кукморском  районах  по 03.09.2018 организована работа «горячей» линии по вопросам качества и безопасности детских товаров, школьных принадлежностей Телефон «горячей» линии 2-39-40  с 8.00 час по 16.00 час.


17
август, 2018 ел
җомга

 8 август көнне Теләче район культура йортында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында  беренче сыйныф укучылары, әти – әниләре, класс җитәкчеләре өчен тантаналы чара үткәрелде.

    Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә быел беренче сыйныфка баручы 155  балага барлык уку әсбаплары белән мәктәп сумкалары тапшырылды.

    Тантанага килгән районыбыз башлыгы Зарипов Илдус Фатыйх улы, Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры  Сафин Ленар Ринат улы, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна  балаларны, әти – әниләрне бәйрәм белән котладылар.

     Бәйрәм  аниматор катнашында концерт номерлары белән алып барылды.


16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Балаларга китап куллану, аны сайлап алу, сак тоту  кагыйдәләре  аңлатылды. Китап турында мәкальләр әйтелде, табышмакларга җаваплар бирелде. “Сорау миннән, җавап сездән” – исемле викторина үткәрелде.

Күргәзмә янында үткәрелгән әңгәмә барышында китап укучылар өч төсле Россия флагының килеп чыгу тарихы һәм «яшәешенә» кагылышлы берничә кызыклы факт белән таныштырылды, шулай ук андагы төсләрнең нәрсәне символлаштыруы, флаг нинди оешма, биналарда булырга тиеш һәм башкалар турында искә төшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International