Мәгариф булеге методисты Сәетова А.Н. узган уку елына анализ ясады, яңа елга планнар белән таныштырды. Уңыш казанган бакчаларны атап үтте. Үзләренең математика буенча яңа проект куллану тәҗрибәләре белән өлкән тәрбияче Нуруллина А.Х. уртаклашты. Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар, тәрбиячеләр Давлетшина Р.Н. һәм Хисаметдинова Л.Н. тарафыннан уздырылган, әлеге балалар бакчасында киң кулланыш алган “Мате:+” инновацион проекты буенча зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемнәрендә ачык шөгыль дә карап уздылар. Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты, Татарстан республикасының милли мәгарифне үстерү институтының психология фәннәре кандидаты Башинова С.Н. кунак булып килгән иде. Ул әлеге проектның җитәкчесе буларак бакчадагы эшчәнлеккә югары бәя бирде. Алга таба эшләү юлларын күрсәтте.
Киңәшмәдә шулай ук район мәктәпләре буенча физик тәрбия предметы кураторы, мәгариф булеге вәкиле Илшат Рифгат улы Фасхиевта катнашты. Киңәшмәдә көн тәртибе буенча узган 2017/2018 ел нәтиҗәләре белән балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең директоры Т. Р. Имамиев, ГТО темасы буенча методист Д.П.Чернов һәм И.Г.Фасхиев чыгыш ясадылар. Ахырдан югары уңышларга ирешкән педагогларга район мэгариф булегенең рәхмәт хатлары тапшырылды.
Күргәзмздә шулай ук рәсемнәр, дәрбияләр дә урын алган иде.
Вступил в силу федеральный закон, который ввёл уведомительный порядок в строительстве и реконструкции садовых и индивидуальных домов. Согласно закону, выдача разрешения на строительство индивидуальных домов на участках ИЖС отменяется. Собственник будет обязан направить в орган, выдающий разрешение на строительство, специальное уведомление о возведении жилого дома. Прежний порядок сохраняется только в отношении домов большой площади — свыше 500 кв. м. «Уведомить власти необходимо будет и о начале строительства садового дома. После 1 марта 2019 года учесть в кадастре и оформить права на дачный дом, минуя эту процедуру, будет невозможно.
29 августта Россия Федерациясенең Мәгариф министры О.Ю.Васильева укучыларның ата-аналары белән очрашу уздырачак. Очрашу турыдан-туры әңгәмә һәм видеоконференция формасында булачак. Сорауларны http://edu.gov.ru/oDc-view сайтына җибәрергә мөмкин. Аеруча кискен сораулар җыелышның көн тәртибенә кертеләчәк.
Бу атнада Теләче 2нче балалар бакчасында Казан шәһәрендәге "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика бүлеге территориаль идарәсенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әңгәмә оештырды. Әңгәмә барышында ул балаларга тагын бер кабат юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп үтте, светофор төсләрен кабатлады. Аннан соң балалар бергәләшеп “Пазл җый”, “Уйла һәм җавап бир” кебек дидактик уеннар уйнадылар һәм юл билгеләре төшерелгән рәсемнәр буядылар.
Беренче көн тәртибе буенча Балалар иҗат үзәге директоры Махмутова Зөлфия Шамил кызы чыгыш ясады. Аннан директор урынбасары Исмагилова Фәнзия Мәгъсүм кызы укыту-тәрбия эшләренен 2017-2018 уку елының нәтиҗәләре белән таныштырды. Методист Гараева Рушания Ринат кызы техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен куллану вакытларын һәм урыннарын искә алып узды. Икенче көн тәртибендә өстәмә белем бирү педагоглары Набиуллина Рәфилә Рафил кызы һәм Галимзянова Фәния Габделхак кызы чыгыш ясадылар.
11 август көнне Казаклар авыл клубында «Я познаю Мир» берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар белән берлектә Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында шөгыльләнүче балалар белән мастер класс уздырылды.