ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Районыбыз басу-кырларында тулы күәткә урып-җыю эшләре бара. Бүген муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе Илдар Гафуров белән берлектә урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгән бертөркем комбайнерларга чираттагы акчалата премия сертификатлары тапшырылды.

Әлеге рәсемдә сез җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте комбайнерлары Ренат Гатауллин белән Илһам Мөҗиповка сертификат тапшыру вакытын күрәсез.

Әлеге акциянең максаты: яңа укучылар җәлеп итү. Укучыларыбыз яңа китаплар белән танышты, укыган китаплары буенча тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Математика белем сыйфатын күтәрү өчен һәр балага индивидуаль якын килү алымнарын куллану ” темасына районның тәрбичеләре өчен семинар үтте. Шушы ике балалар бакчасы да математика буенча  Федераль инновацион мәйданчык исемен йөртәләр. Семинарның беренче өлешендә1нче номерлы Теләче балалар бакчасынының тәрбиячеләре:  Давлетшина Р.Н. һәм 1нчеХисамутдинова Л.Н. күрсәтте  . Икенче өлеш  3нче номерлы Теләче балалар бакчасында дәвам итте: тәрбиячеләр Хафизова А.Р.- дидактик уен, Биккинина Р.Р- өзлексез белем бирү эшчәнлеген, Мингазова Г.Р.- математика буенча квест уеннар күрсәттеләр. Семинарда Башинова С.Н.- доцент кафедры дошкольного и начального образования,кандидат психологических наук ГАОУ ДПО «ИРО РТ» чыгыш ясады.  Семинарны йомгаклап, сүз район мәгариф бүлегенең  мәктәпкәчә белем бирү  һәм тәрбия методисты Саетова А.Н.га бирелде.

2018 нче елның 9 августында мәгариф бүлегендә Теләче муниципаль районы мөгалимнәренең август киңәшмәләре кысаларында хезмәтне саклау буенча документациягә җаваплы кешеләрнең “Белем оешмаларында куркынычлыкны тәэмин итү” темасына секция утырышыүткәрелде. Секция утырышында 5 чыгыш тыңланды, Гүзәлия Заһит кызы 2017/18 нче елга нәтиҗә ясады, 2018/19 елга план белән таныштырылды һәм расланды.

2 белем оешмасында капиталь ремонт төгәлләнү  алдында тора. 11 белем оешмасында эчке туалетлар, каназизация төзү эшләре алып барыла. Тикшерү барышында янгын, террорга каршы куркынычсызлык чаралары буенча күп кимчелекләр ачыкланды. Күп кенә белем оешмаларының мәктәп яны укыту-тәҗрибә участоклары торышы  уңай яктан билгеләнде.


13
август, 2018 ел
дүшәмбе

Балаларга аның хикәяләре, мәсәлләре бигрәк тә ошый. Язучының әсәрләре балаларны ярата белергә, ягымлы, кыю, гадел, эзләнүчән булырга өйрәтә. Язучының юбилее уңаеннан Ачы китапханәсендә "Л.Н. Толстой  для детей" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә балаларны язучының төрле әсәрләре белән таныштыра.

Әлеге акция  балаларга портфельләр, канцтоварлар, мәктәп формалары алырга ярдәм итү йөзеннән оештырыла.

  10 августта  Шәтке авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә хәйрия концерты оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International