Ә җәйне кунелле итеп үткәрү- тагын да кызыклырак! Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре җәйге каникул чорында 10 август көнне балалар белән күңел ачу чарасы уздырды. Төрле спорт уеннары уйналды. Балаларнын каникул вакытлары бик куңелле утә.
Тормышта ак белән кара, төн белән көн булган кебек, изгелек белән янәшә яманлык та бар. Әйләнә–тирәбездә яхшы һәм тискәре күренешләр бергә үрелеп бара. 11 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә хокук бозу очракларын булдырмау, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү максатыннан «Право на жизнь» исемле темага буклетлардан күргәзмә эшләнде.
Әлеге чарада катнашучыларага Курск сугышы Бөек Ватан сугышында аерым бер урынны алып торуы турында сөйләнелде. Ул 50 көн һәм төн, 1943 елның 5 июльеннән 23 августына кадәр дәвам итә. Үзенең аяусыз һәм катылыгы буенча, аңа тиңнәр юк.
10 нчы август көнне район мәгариф бүлегендә Тимерханов Л.М.катнашында хезмәтне саклау буенча киңәшмә булып узды. Анда Баландыш төп мәктәбенең тарих укытучысы Гилазова Э.Р. да катнашты.
2018 нче елның 9 августында мәгариф бүлегендә Теләче муниципаль районы мөгалимнәренең август киңәшмәләре кысаларында хезмәтне саклау буенча документациягә җаваплы кешеләрнең “Белем оешмаларында куркынычлыкны тәэмин итү” темасына секция утырышы үткәрелде. Секция утырышында 5 чыгыш тыңланды, Гүзәлия Заһит кызы 2017/18 нче елга нәтиҗә ясады, 2018/19 елга план белән таныштырылды һәм расланды.
2 белем оешмасында капиталь ремонт төгәлләнү алдында тора. 11 белем оешмасында эчке туалетлар, каназизация төзү эшләре алып барыла. Тикшерү барышында янгын, террорга каршы куркынычсызлык чаралары буенча күп кимчелекләр ачыкланды. Күп кенә белем оешмаларының мәктәп яны укыту-тәҗрибә участоклары торышы уңай яктан билгеләнде.
Балалар белән аерым белем бирү ихтыяҗы буенча эшне оештыру” дигән темага район балалар бакчалары мөдирләре өчен август киңәшмәсе булып үтте. Бу киңәшмәдә безнең 3нче номерлы балалар бакчасы белгечләре Баева А.Г., Шаймарданова М.Н. чыгыш ясадылар.
Аерым белем бирү ихтыяҗы булган балалар белән эшне оештыру” дигән темага август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмә башында бакча мөдирләре бакчаның педагог-психолог бүлмәсенең җиһазланышы белән таныштылар һәм Теләче 3нче балалар бакчасы педагог-психологы Баева Ә.Г. ачык шөгылен карап үттеләр. Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар белән Теләче 3нче балалар бакчасы логопеды Шәймәрданова М.Н. һәм Теләче 2нче балалар бакчасы педагог-психологы Зиннатова Г.Р. кызыклы мастер класслар үткәрделәр. Киңәшмәнең төп темасы буенча район мәгариф бүлеге педагог-психологы Хазипова С.Н. чыгышы да тыңланды, аннан соң район мәгариф булеге методисты Сәетова А.Н. узган уку елына анализ ясады, яңа елга планнар белән таныштырды. Киңәшмәгә полиция лейтенанты, Теләче районы буенча ЮХИДИ начальнигы Каримуллин И.Х. һәм Саба районының профилактика булеге начальнигы Ягафарова Г.Н. да чакырулы иде.
Яңа китаплар белән танышып алган мәгълүматны балалар әдәбият дәресләрендә кулланыр дип өметләнәбез. Әлеге күргәзмәнең максаты: китап укучыларда укуга омтылыш формалаштыру, балалар китапларын популярлаштыру һәм китап укуның тормыштагы әһәмиятен арттыру иде.