Алга киткән интернет заманында күпчелегебез аннан файдаланабыз. Ә менә өлкәннәребез компютер артында утырмыйлар. Алар журналлар һәм матур әдәбият укырга яраталар. Китапханәгә еш килә алмаганлыктан аларның өйләренә алып барып укытабыз. Алып килгән китап –журналларга сөенеп, аз гына күрсәткән яхшылыкны да зурлап кабул итеп Гыйльметдинова Мәдәния һәм Каримуллина Галия апалар рәхмәтләрен җиткерделәр.
Балаларны мәчет белән Фоат абый Гобәйдуллин таныштырды. Ул аларга мәчеткә кергән һәр кеше белергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләрен аңлатты, кыска догаларны сөйләде. Балалар да үзләре белгән догаларны яттан сөйләделәр.
8 август көнне Ямбулат авылы китапханәсендә “Наркотикларга – юк! Без тормыш яклы!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә сәламәт яшәү рәвеше - наркотикларсыз , тормыш турында да материаллар куелды.
8 нче август көнне Теләче урта мәктәбенә беренче сыйныфка керүче балалар « Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында укучы сумкалары белән бүләкләнделәр. Булачак укучыларны Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатыйхович, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Сафин Ленар Ринатович һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна котладылар.
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалистлары Югары Мәтәскә авыл җирлегендә “Конфликтны чишү юллары” дип исемләнгән дәрес уткәрделәр. Дәреснең максаты – үзара аңлашылмаучанлык юлларын табарга ярдәм итү.. Дәрес барышында специалистлар әти-әниләрне үз хокуклары һәм бурычлары белән төгәлрәк таныштырдылар. Дәрес ахырында “Мин әйбәт әти-әниме?” дип исемләнгән тест үткәрелде.
Тәрбиячеләр, үз чиратында балаларны уеннарга кызыксындыралар, аларда уйнарга теләк тудыралар. Шушындый уеннарның берсе- коммуникатив уен. Уенда балалар үзләре хыялланган, күз алларына китергән хәлләрне, вакыйгаларны тудыралар. Уен һәрвакыт сүзләр белән бәйләп алып барыла. Мондый уеннар вакытында укучының психологик үзенчәлекләрен искә алу мөмкинлеге арта, ә киеренкелек , начар билге алудан курку хисе юкка чыга.
Әлеге чарада укучылар чишмә турында җырлар жырладылар, шигырләр сөйләделәр.
Икмәк язмышы, табыныбыз муллыгы игенче- механизаторлар һәм уракта катнашучылар кулында. Шул уңайдан, 8 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Җирне кояш, кешене хезмәт бизи” исемле темага әңгәмә – сөйләшү үткәрелде. Әңгәмә “Урак 2018” не яктырткан газета материалларын кулланып үткәрелде. Шулай ук укучылар белән икмәк турында язылган шигырьләр укылды.
Консультационные услуги по вопросам оборота недвижимости предоставляются Кадастровой палатой с ноября 2017 года. У татарстанцев есть возможность обратиться к высококвалифицированным специалистам учреждения для того, чтобы подготовить проект договора для сделки с недвижимостью, сформулировать исковое заявление в суд для решения проблем с оформлением земли или дома, и просто получить подробную консультацию в сложных ситуациях.