ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2018 ел
җомга

Күргәзмә “ Хөрмәт белән баш иябез ”дип исемләнде. Ул шәхескә 75 яшь тулуга багышланды. Хәзерге чор укучысы Равил Фәйзуллинны оста шагыйрь, публицист буларак хөрмәтли. Китапханәдә аның китаплары   бик күп. Күргәзмә оештыруның максаты да китапханәгә килгән китап укучыларны язучының иҗаты белән таныштыру иде.

4 август көнне Алан авылы китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Р.Фәйзуллин иҗатына багышланган “Җирдә шигърият исән чакта, китап булыр һәрчак күңелдә” исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм аның әсәрләре буенча әдәби сәгать үткәрелде.Күргәзмәгә шагыйрьнең төрле елларда язылган һәм аның иҗат үзенчәлекләрен билгели алырлык китаплары куелды.

Совет һәм Россия тарихын өйрәнү фәне Бөек Ватан сугышын Курск (5-23 июль), Орловск (12 июленнән — 18 августына кадәр) һәм Белгородск-Харьковь (3-23 август) көрәш операцияләренә бүлә. Ачы авылы китапханәсендә "Без хәтерлибез" дип исемләнгән альбом ясалды, анда Курск дугасында булган бәрелешләр  турында материаллар җыелган.

Китапханәче “Хыялый балачак ” берләшмәсенә йөрүче балалар өчен 6 август көнне “Һәр таҗында - мең дәва” дип исемләнгән  экологик сәгать үткәрде. Бу сәгатьнең максаты: балаларны дару үләннәрен танырга  һәм исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү, аларны куллану һәм дөрес җыю турындагы белемнәрен тулыландыру һәм үзеңнең сәламәтлегеңә сак караш тәрбияләү. “Табигать һәм без”дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп , укучыларга тәкъдим ителде. “Үләннәрнең шифасы - чәчәктә” дигән китаптан бик күп мәгълүмат алынды.

Бәйрәмебездә халкыбызның милли уеннары  уйналды, онытылып барган җырлар искә тошерелде. Ахирәтләребез истәлек-хәтирәләр яңартудан, бер-берсе белән ихлас сөйләшүдән соң, аларның күңелләре сафланып, яшәү дәртләре артып киткән кебек булды. Бәйрәмебез ахырында яшел чирәмгә табын корып, шифалы чишмә суы белән самавыр чәе эчтек.


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

6 августан Теләченең беренче номерлы бакчасында         “ Икмәк ”  атналыгы  үткәрелә. Бакча  хезмәткәрләре балалар белән бик зур эш башкаралар. Икмәкнең кайдан килгәнен, кем үстергәнен һәм ничек үстерелгәнен, ничек өстәлгә эләккәнен балалар кызыксынып тыңлыйлар. Әлеге темага багышлап балалар комнан  “кабартмалар, бәлешләр”  пешерделәр һәм  “Икмәк юлы” темасына рәсем күргәзмәсе  оештырылды. Балалар үз куллары белән кабартмалар ясадылар. Кабартма пешкән ис бөтен бакчага таралды, соңыннан нәниләр үз кабартмаларыннан авыз иттеләр. Балаларның икмәк турында алган белемнәре алар күңелендә әле озак сакланыр дигән өметтә калабыз.

6 нчы август көнне  Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасына  яңа уку елына әзерлекне тикшерү буенча комиссия килде. Бакчабызда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешенә, хезмәтне саклау буенча эшчәнлеккә,балалар бакчасы бинасының кабул итәргә әзерлегенә,участокта башкарылган эшләргә нәтиҗэ ясалды.

5 август көнне Казаклар авылы китапханәсе, Казаклар авылы клубы хезмәткәрләре “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә “Әҗекә” чишмәсендә өмә оештырды. “Туган ягыңны сакла” исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара чәй эчү һәм күңелле уеннар белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International