ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2018 ел
җомга

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан,  Баландыш авыл китапханәсендә «Флаг державы – символ славы!», - исемле күргәзмә куелды.

Күргәзмәдә китап укучылар дәүләт символлары, Россия флагының килеп чыгу тарихы белән таныша алачаклар.

Китап – белем чыганагы. 23 август көнне Ачы авыл китапханәсендә "По страницам любимых книг" исемле викторина үткәрелде. Балалар үзләренең яраткан китапларына сәяхәт кылып, әкият геройлары белән очраштылар. Викторинадан балалар канәгать калдылар, ә иң иңнәре өйләренә призлар белән таралдылар.

Ләбибә Ихсанова әсәрләре ярты гасырдан артык татар балаларының акыллы киңәшчесе, ярдәмчесе, юл күрсәтүчесе. Балаларча самимилек, шаянлык, чаялык бар аның әсәрләрендә. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Балалар дөньясы тылсымчысы” исемле темага әдәби сәгать үткәрелде. 1958 елдан ул — СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

23 август көнне китапханәче Гөлфия Мухаметшина күчмә китапханә белән Җәнәй авылына хезмәт күрсәтте. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы-укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен- китап укучылар саны арту белән бик отышлы.

Курская битва во многом предопределила разгром гитлеровской Германии, она продолжалась 50 дней, в ней принимали участие два миллиона человек, тысячи самолетов и танков.

  В Шадкинской сельской библиотеке связи с этой датой,     23 августа была оформлена  книжная выставка под названием «В памяти черным разрывом  страшное слово война. Курская битва». На выставке  представлены книги и материалы  о героях этих сражений.

Әлеге газета  немец гаскәрләреннән Курск шәһәрен азат итүнең 75 еллыгы уңаеннан әзерләнде.

Әлеге альбом  немец гаскәрләреннән Курск шәһәрен азат итүнең 75 еллыгы уңаеннан әзерләнде.

Исегезгә төшерәбез, август башында район хакимияте тарафыннан урып-җыю эшләре вакытында сыйфатлы һәм нәтиҗәле хезмәт куйган комбайнчыларга акчалата премия бирү турында Нигезләмә эшләнгән иде. 23 август көнне бертөркем комбайнчыларга әлеге акчалата премияләрнең сертификаты тапшырылды. Аны ияләренә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының инвестицион сәясәт һәм максатчан программалар бүлеге җитәкчесе Илдар Гафуров белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдиновлар тапшырды. Әлеге рәсемдә сез җаваплылыгы чикләнгән “Игенче “ ширкәте комбайнчысы Хәмит Кәримуллинга акчалата премия сертификаты тапшырган вакытны күрәсез. Хәмит озак еллар дәвамында ЕС- 1 комбайны белән игеннәрне теземнәргә салуда эшли, хезмәт күрсәткечләре бик югары. Муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия сертификатлары механизаторларга өч көн саен билгеләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International