ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Шул унайдан  11 июль конне Максабаш авылы Мэдэният йортында «Тэмле шоко-сэгать » утте.Балалар шоколад турында куп кенэ кызыклы мэгълуматлар алдылар,викторина сорауларына жавап бирделэр,э инде соныннан узлэре бергэлэп шоколад белэн бизэгэн тэм-томнар белэн сыйландылар.

Э инде авылда уткэн каникулларны башка жирдэ уткэннэре белэн тинлэп булмый. Жэйге каникуллар балалар очен кызыклы да,мавыктыргыч та булырсын очен  Максабаш авылы мэдэният йортында жэйге чорда балалар белэн кызыклы чаралар,кунелле уеннар уйнау оештырыла.Башлангыч сыйныф укучылары белэн беррэттэн шэхэрдэн кунакка кайткан балалар да бик телэп элеге уеннарга кушылып уйныйлар.

   10 нчы июль конне дэ Максабаш авылы мэдэният йортында «Без кунелле ял итэбез» исеме астында балалар белэн  кызыклы уеннар оештырылды.

Акциянең максаты - сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, яшьләр арасында начар гадәтләргә карата тискәре караш тәрбияләү. «Яшьләр - наркотикларга каршы!»  дигән девиз белэн, яшьлэребез сәламәт яшәү рәвеше алып барырга дигән карар кабул иттеләр.

Балаларны мәчет тарихы белән таныштырдылар, ислам дине турында сөйләп уздылар, балалар кызыксынып тыңладылар, михраб һәм минбәрнең нәрсә икәненә төшенделәр. Балалар бүгенге сәяхәтләреннән бик канәгать калдылар.

Баландыш авылы чишмәләрен барлау, чистарту изге гамәлләрдән саналса, аларның килеп чыгышы тарихын балаларга җиткерү безнең бурычыбыз. Сәяхәт балаларга бик ошады.

Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны авылдашыбыз Дания Гайнетдинова  иҗаты белән таныштырды, хикәяләренә күзәту ясады. Шулай ук Теләче районыннан  чыккан язучыларның  китапларыннан төзелгән  «Туган якның энҗе бөртекләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар бик теләп китаплар белән таныштылар.

Чараның төп максаты- балаларның су турындагы белемнәрен киңәйтү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, аларның җитезлеген арттыру, яхшы кәеф булдыру булды. Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты. Көтеп алынган кунак- Нептун белән балалар төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынаштылар: су белән йөгерделәр, көймәләр батырдылар, диңгез төбеннән кабырчыклар эзләделәр, асфалтька диңгездә яшәүчеләрне ясадылар. Чараның кульминацион өлеше иң күңеллесе буды. Балалар рәхәтләнеп су сибештеләр. Әлбәттә, татар халык мәкалендәгечә, беркемдә судан коры чыга алмады.

11 июнь көнне  Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре «Читающий бульвар» дип исемләнгән акция уздырдылар. Әлеге акциянең максаты: яңа укучылар җәлеп итү. Укучыларыбыз яңа китаплар белән танышты, укыган китапларның тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Әлеге кунакларны Шармаш авылының Двухпрестольная Введенкая чиркәүе кызыксындырды. Китапханәдә мин безнең кунакларны авыл тарихы белән, П. Г. Пятницкийның авыл үсешенә зур өлешен керткәнлеген сөйләдем. Гыйбадәтханәнең сакланган беренче төзелгән фотосүрәтләре белән таныштырдым. Алга таба без Двухпрестольный Введенской чиркәүенә барып экскурсия ясадык, П. Г. Пятницкий каберенә бардык. Киләчәктә безнең кунаклар гыйбадәтханәне торгызуда булышырга вәгъдә иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International