ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр   район балалар китапханәсенә сәяхәт кылдылар. Безне анда китапханә хуҗабикәсе Закирова Л.М. каршы алды. Ул балалар язучылары  К.Чуковский,С.Маршак,С.Михалков,А.Барто,Г.Тукай,А.Алишларның әсәрләре буенча  викторина-уен уздырды. Бик кызыксынып яңа китаплар белән таныштылар. Әлеге очрашу нәниләр күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.

Мәдәният хезмәткәрләре балаларны мәчет тарихы белән таныштырдылар, ислам дине турында сөйләделәр, михраб һәм мөнбәрнең нәрсә икәненә төшендерделәр. Балалар бүгенге сәяхәтләреннән бик канәгать калдылар.

 Акциянең максаты - сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, яшьләр арасында начар гадәтләргә карата тискәре караш тәрбияләү. «Яшьләр - наркотикларга каршы!»  дигән девиз белән, яшьләребез сәламәт яшәү рәвеше алып барырга дигән карар кабул иттеләр.

Балаларның китапханәгә беренче генә тапкыр килүләре түгел, шуңа күрә, әлеге җитди һәм кызыклы урында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән алар яхшы таныш.

Бу көнне «Смешарики» кызыксындыру клубы, балаларны «Әкият белүчеләр һәм китап яратучылар» танып - белү викторинасына җыйды.  Биредә җәнлекләр турында китаплар укылды һәм әкиятләр искә төшерелде. Әкиятләрнең күбесе балалар бакчасыннан ук таныш! Викторина тәмамланганнан соң безнең тиктормаслар җәйге күргәзмә белән таныштылар, журналлар һәм китаплар актардылар.

Һәрвакыттагыча, китапханәдән берсенең дә китәсе килмәде! Очрашу истәлеге итеп, китапханә хезмәткәрләре үзенең кечкенә кунакларына зур булмаган бүләкләр тапшырды.

Бу җәйге матур көн бәйрәм өчен очраклы гына сайланмагандыр.... 8 июль көнне Айдар авыл китапханәчесе "Иң күп китап укучы гаиләләрне котлап Вагизовлар, Юсуповлар, Закировлар  гаиләләренә истәлеккә китап тапшырды.

10 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Алан» территориясында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

         Ашлык җыю комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист-машинист таныклыгы булувы, комбайнның  документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.

         11 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгында ашлык  җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

         Ашлык җыю комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән  тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның  документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.

Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан объявляет о начале дополнительного конкурсного отбора крестьянских (фермерских) хозяйств – участников ведомственной программы «Поддержка начинающих фермеров в Республике Татарстан на 2017 – 2020 годы».

Тәрбиячеләр тарафыннан мондый экскурсияләр даими оештырыла,чөнки бала тирә-як, андагы мохит белән якыннан таныш булырга тиеш. Алар анда полиция машинасы белән таныштылар, тәрбияче машинада язылган телефон номеры, аның нәрсәгә кирәклеге турында аңлатып китте,полиция хезмәткәрләре үз хезмәтләре белән якыннан таныштырдылар. 

Гаилә - мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы буларак - һәрвакыт дәүләтнең һәм җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таянычы булды.  Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән  чын күңелдән тәбрик итәр өчен 8 июль көнне Айдар мәдәният йорты директоры Фаляхова Р.А.яраткан җырчы гаиләләрне котлап, иҗат чишмәсенең өзелмәвен, алга таба да бергә эшләү теләген җиткерде. Тигез гомер, исәнлек-саулык теләп ,мәхәббәт гөле бүләк итте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International