Күргәзмәгә дару үләннәре турында китаплар, газета һәм журнал материаллары куелды. Дару үләннәрен кайсы вакытта җыярга, ничек дөрес итеп киптерергә, алар ярдәмендә сәламәтлегеңне, матурлыкны саклап калырга һәм башка файдалы мәгълуматны китап укучыларыбыз әлеге күргәзмә белән танышып таба алалар.
Шуларның берсе Комаровка авылында урнашкан. Бу чишмә бик күп еллар инде Комаровка авылы халкы өчен генә түгел Теләче авылы халкы өчен дә саф , салкын су чыгынагы булып тора. 2016 елны җирле үзидарә һәм авыл халкы ярдәме белән бу чишмәне төзекләндерү эшләре алып барылды.
Яңартылган чишмәне күрсәтү максаты белән, зурлар төркеме тәрбиячеләре 9нчы июль көнне балалар өчен экскурсия оештырдылар.Экскурсия барышында балалар чишмәнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук тәрбиячеләре аларга табигый сулыкларны сакларга, аларны пычратмаска кирәклеге турында да яңадан бер кабат искәрттеләр.Балаларның чишмә буена ясаган сәяхәте бик күңелле узды.
Толстой китаплары игелекле, игътибарлы, кайгыртучан һәм зирәк булырга өйрәтә. 5 июль көнне Айдар авыл китапханәсендә «Лев Толстой – балаларга» дип исемләнгән кычкырып уку сәгате үткәрелде. Чара барышында китап күргәзмәсе янында язучының тормышы, иҗаты белән таныштырылды. Кычкырып уку өчен әсәрләре “Слива төше” китабыннан алынды.
Походтан бары тик яхшы тәэсирләр белән генә кайтыр өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләре төгәл үтәлергә тиеш. Айдар авыл китапханәчесе табигатькә чыгар алдыннан балаларны үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды һәм "Табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәсен белергә тиеш һәркем" дип исемләнгән белешмәлекләр таратты.
Экскурсия вакытында балаларның укыган китаплары аша авылыбыз кырларында, болыннарында үсүче усемлекләр белән таныштырылды, дару үләннәре җыелды, агач төрләренә игътибар бирелде. Шулай ук балалар үзләренең табигать темасына укыган китапларын искә төшерде, табышмакларга җаваплар бирделәр. Экскурсия бик күңелле булды, каникулның бу көне балалар күңелендә озак сакланыр.
Балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру-китапханә эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора. Бары тик җәйге каникул чорында гына балаларны китапханәгә мөмкин кадәр күбрәк тартырга, кызыксынуларын арттырып, китапка мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә мөмкин. 6 июль көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балаларны “Җәйге рюкзакта китаплар” исемле библиопикникка чакырды. Рюкзакка яраткан китапларын, тәмле күчтәнәчләр һәм “яхшы кәеф” салып походка кузгалдылар.
Балалар ачык һавада китапханәче белән бергә китап укыдылар, әдәби конкурсларда катнаштылар, күңелле уеннар уйнадылар. Җәйнең һәм җәйге каникулның иң кызган чагы, ни өчен аны күңелле һәм файдалы итеп үткәрмәскә!
Спорт һәм күңелле уеннар уйнатылды. Яшь көрәшчеләребез бил алышты. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
Чираттагы уен 8 нче июль кичендә узды. Бу кичтә уен кырын кызлар “камап” алды.Студент кызларыбыз Шакирова А., Гарипова Г., Хафизова А. кунак кызы Гөлнара һәм башкалар уенның бу төрен бик яраталар һәм оста уйныйлар.
Ял итәргә туктаган арада үзләре укыган китаплар турында фикер алыштылар.