ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Һәр милләтнең үзенә генә хас матур бәйрәмнәре бар. Керәшеннәрнең күркәм бәйрәмнәренең берсе - ул Питрау Сабантуе.

  12 июль көнне Петровск авылында узган Питрау бәйрәмендә Субаш авылы клубында шөгыльләнүче «Нардуган» керәшен фольклор ансамбле дә катнашты.

14  нче июль көнне Теләче урта мәктәбенең “ Патриот”хезмәт һәм ял лагерендә ял итүче балалар  Изге Болгар шәһәренә  сәфәрдә  булып кайттылар. Бөек татар илендә бик кызыклы тарихи урыннарда булдылар.  Изге Болгар дәүләтен  тирәнтен өйрәнүгә багышланган бу сәфәр барысына бик ошады.

Питрау ул - чәчәк бәйрәме. Елның  иң матур, иң яшел, чәчәккә күмелгән чагы ул. Питрауда кырык төрле чәчәк җыеп, кырык төрле чирдән дәва тоткан әбиләр. Шушы йолаларны күз уңында тотып, Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә, җәйге каникул вакытында балалар белән болынга "Питрау чәчәкләре" җыярга чыкты.

Җәй – кызыклы китаплар уку өчен дә иң уңай вакыт. Балаларга җәйге ял вакытларын файдалы итеп үткәрү , иҗади сәләтләрен ачу өчен кызыклы акцияләр ярдәм итә. Җәйге каникул көннәрендә Айдар авыл китапханәсе “Китапларга каникул юк!” дип исемләнгән җәйге уку акциясе игълан итте. Җәй буе дәвам итүче бу акциядә китап укырга яратучы һәркем катнаша ала. Китапханәдән һәр укучы кирәкле китап белән китсен өчен, китапханәдә кызыклы китап күргәзмәләре эшли. Без ышанабыз - сез безнең чын дуслар булып, җәйге ялыгызны яхшы китап белән уздырырсыз дип. Сезнең җәй китаплы, җылы булсын!

Чара вакытында балалар “Рассказы и сказки для детей” дигән китап кургәзмәсе белән таныштылар.

Җәйге ялны күңелле дә, файдалы да уздырырга кирәкӘлеге максат белән Иске Җөри авылы китапханәчесе  Гильмутдтнова Р.  “Саф һавада уку файдалы” дип исемләнгән чара уздырды. Балалар белән төрле матур китаплар укылды. Балалар җәй турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр.

Социаль хезмәт күрсэтү бүлекчәсендә бүгенге көндә 143өлкән кешегә 21социаль хезмәткәр социаль хезмәт күрсәтә.

Социаль хезмәткәрләр үзләренең эшләрен тагында төрләндерәләр эш дәверендә инновацион технологияләр актив катнаштыралар, шулай ук авыл да уткән төрле чараларда да катнашалар, социаль хезмәттә торган өлкәннәрне дә ул чараларга катнаштыралар.

Кече Мирәтәк авылында изгеләр зиратында корбан чалу ашы уткәрелде, социаль хезмәткәр Гайнетдинова Р.В. бу чарада  актив катнашты, шулай ук үзенең социаль хезмэт күрсәткән өлкәннәрне дә бу чарада актив катнаштырды. Чара бик матур үтте, өлкәннәребез үткәрелгән чарадан риза булып калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International