Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре бу масштаблы фестивальдә актив катнашты. Субаш авыл мәдәният йорты «Керәшен өен» этник стилендәге бизәүдә иң матуры дип табылды һәм диплом белән бүләкләнде. Ә «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле, Республиканың төрле почмакларыннан килгән коллективлар белән беррәттән сәхнәдә чыгыш ясады.
Күргәзмәгә язучының биографиясе һәм китаплары урнаштырылды.
Каникул чорында балалар күбрәк китап укырга, китапханәгә даими йөрергә, алдагы үткәреләчәк чараларда актив катнашырга чакырылдылар.
Балалар биеделәр, җырладылар, кызыклы уеннар уйнадылар, Көлке көнен мәзәкләр сөйләп үткәрделәр.
2018 елның 23нән 25 июльгә хәтле район хуҗалыклары арасында 2018 ел урып-җыю эшләренә хәм җир эшкәртү агрегатларының әзерлеген тикшерү максатыннан, конкурс булып узачак.
Ә җәйне чәчәкләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә. Шуңа күрә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында ел саен чәчәкләргә багышланган атналык була. Башланган атнабыз әнә шул темага. Балалар чәчәкләрне аерырга, аларның матурлыгына сокланырга өйрәнәләр. Матур шигырьләр ятлыйлар, табышмакларга җаваплар эзлиләр. Чәчәклекләрдән таныш булган чәчәкләрне эзлиләр, аларның гүзәллегенә хозурланалар.
Әлеге чараны “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге сәяси советы тарафыннан расланган Оештыру комитеты башкарды. Нигезләмәдә каралганча очрашуда өч субъект: тавыш бирүчеләр, депутатлыкка булачак кандидатлар һәм санау комиссиясе әгъзаләре катнашты.
13 июль көнне Сауш авылы китапханәсе фонды район китапханәсенең комплектование бүлегеннән алып кайтылган 65 данә (56- зурлар өчен, 9- балалар өчен) яңа китаплар белән тулыландырылды. Һәрбер китап учетка алынып, эшкәртү үткәрелеп “Яңа китап – серле хәзинә” күргәзмәсенә куелды.
2018 елның 16 июль көнендэ Субаш авылында яшәүче тыл ветераны Степанова Евдокия Андреевнага 95 яшь тулды. Шул уңайдан Евдокия апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Айдар авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре бу масштаблы фестивальдә актив катнашты. Субаш авыл мәдәният йорты «Керэшен оен» этник стилендәге бизәүдә иң матуры дип табылды һәм диплом белән бүләкләнде. Ә «Нардуган» керэшен халык фольклор ансамбле, Республиканың төрле почмакларыннан килгән коллективлар белән беррәттән сәхнәдә чыгыш ясады.