ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Иң элек балалар үзләренең белемнәрен җәй айлары һәм үсемлекләр турындагы викторина сорауларына җавап биргәндә күрсәттеләр.

Аннан соң аларга Шапокляк «Лучик»тан катлаулырак бәйгеләр, җитезлеккә, көчкә һәм зирәклеккә сынау уеннары тәкъдим ителде. Ярыш араларында алып баручы балаларга һава торышы һәм җәй фасылының билгеләре турында аңлатты.

Ахырдан бәйгедә катнашучыларга баллы күчтәнәчләр өләшенде. Уен бик күңелле үтте!

          Сегодня в Республике Татарстан создана сеть цифрового эфирного телевизионного вещания, включающая 87 передающих станций. Сеть обеспечит возможностью эфирного приема общероссийских обязательных общедоступных телеканалов (первый мультиплекс) и обязательных общедоступных телеканалов (второй мультиплекс) не менее чем 99% жителей региона, что превышает целевые индикаторы Программы. Все каналы транслируются в свободном доступе, то есть без кодирования и без взимания с телезрителей абонентской платы за просмотр.

17 июль 2018 ел көнне “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясе Теләче җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булып узды. Бу көнне үзләрен борчыган сораулар белән граңданнар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рафкәть Кантюковның ярдәмчесе Гүзәлия Минкинага мөрәҗәгать иттеләр. Гүзәлия Тәлгатовна мөрәҗәгать итүчеләрне игътибар белән тыңлады, файдалы тәкъдимнәрен җиткерде һәм ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

Ә җәйне җиләкләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Җиләк ул баларның яраткан тәм-томына, ул але витаминнар чыганагы да. Шуңа күрә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында ел саен җиләкләргә багышланган атналык була. Балалар бу көнне яраткан җиләкләре турында рәсемнәр ясадылар, табышмакларга җавап таптылар, шигырьләр сөйләделәр.

«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларына таянып исәптә торган балалар белән дәрес үткәрделәр.  Дәреснең максаты: балаларга тирә-юньне яратуны формалаштыруда ярдәм итү. Педагог фикерләү сәләтен арттыру һәм бирелгән командалар буенча бинада дөрес хәрәкәт итүне формалаштыру максатыннан “Уенчыкны эзләп тап” дип аталган уен үткәрде. Соңрак педагог сабын күбеклэре күпертте, балалар күбек булып очып уйнадылар. Дәрес ахырында балалар педагогтан йөрәк формасында бүләк алдылар.

11 август көнне,уртанчылар төркеме балалары белән чәчәкләр иленә сәяхәт кылдык. Балалар бакчабызда үсеп утырган һәрбер чәчәк белән якыннанрак таныштылар,алар турында яңалыклар белделәр.

Балаларга  кошлар турында рәсемнәр күрсәтелде, кошларның кызыклы гадәтләре турында мәгълүмат бирелде.

16 июль көнне “ Патриот” хезмәт һәм ял  лагерында ял итүче балалар Татарстан республикасында Рус география җәмгыяте вәкилләре белән очраштылар.  Татарстан республикасында Рус география җәмгыяте председателе урынбасары А.Ю. Агарков   җәмгыятьнең эшчәнлеге һәм экологик конкурслар белән таныштырды.  Балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Иң актив катнашучылар футболкалар белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International