ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

Чираттагы китапханә гәҗитенең  2018 нче елда 6 нчы саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.

2018 елның 30 июнь көнендэ Айдар авылында яшәүче тыл ветераны Абдуллина Халисә Сонгәтулла  кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Халисә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Айдар авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Получение разрешения на строительство станет невозможным с 1 января 2021 года при отсутствии в Едином государственном реестре недвижимости сведений о границах территориальных зон, в которых расположены земельные участки под строительство и реконструкцию объектов капитального строительства.

2  нче июль көнне Теләче урта мәктәбендә “ Дуслык” мәктәп яны сәламәтләндерү лагере белән  хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Лагерларда балаларның  иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан,  төрле уеннар һәм чаралар үткәрелә. Саф һавада хәрәкәтле уеннар һәм спорт ярышлары балаларның  сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итәчәк. Беренче көнне эш башлануын район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Г. Р. Шакирова күзәтеп  китте. Ялларыгыз күңелле үтсен, балалар!

Элеге чарада Арча, Буа, Саба, Менделеевск, Балтач, Кукмара һәм Теләче районарыннан 7 команда катнашты. Командалар көрәш, мини-футбол, волейбол, гер күтәрү, җиңел отлетика, дартс, озынлыкка сикерү, канат тарту төрләре буенча көч сынаштылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Арча районы командасы 1 нче, Кукмара районы 2 нче, Теләче районы командасы 3 нче урынны яулады.

Айдар авыл китапханәсе , халыкара наркомания һәм  наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш айлыгы кысаларында,  балалар һәм яшьләр  сәламәтлегенэ карата зарарлы булган матдәләрне  яктыртучы «Уяу бул!» исемле буклет тәкъдим итте.

Ямбулат авылы китапханәсе китапханәчесе Шакурова Г.М газета - журналлар белән таныштыру һәм аларны тарату буенча өлкәннәрнең өйләренә баруга зур игътибар күрсәтә. Өлкәннәр янына баргач, аларга төрледән - төрле китаплар бирү генә түгел, ә аларга төрле темага кагылышлы әңгәмәләр үткәрә, китапларын алмаштыра һәм төрле сораулар буенча кирәкле мәгълумат та бирә. 

Әлеге акциянең  оештыручысы булып  А. С. Пушкин исемендәге Саратов  балалар һәм яшьләр өлкә китапханәсе тора.

Әлеге газета китапханә тормышында узган барлык әһәмиятле вакыйгаларны яктырта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International