ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Авыр канкойгыч сугышта совет халкы Европа халыкларын фашист коллыгыннан азат итү һәм Гитлер гаскәрләрен тар-мар итүдә хәлиткеч өлеш керткән. Шул уңайдан Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Давайте, люди, об этом не забудем” исемле хәтер сәгатен, һәйкәл янында “Тот, самый длинный день в году...” исемле китап күргәзмәсе ярдәмендә үткәрде. Батырларны шәм яндырып бер минутлык тынлык белән искә алдык һәм памятник янына чәчәкләр утырттык.

1941  елның бу көнендә фашист гаскәрләре безнең илебезгә бәреп керә, ут ача. Бөек Ватан сугышын башлый. Ул тарихка иң канкойгыч, иң күп кешеләр үлеменә китергән сугыш буларак кереп калды. Әлеге уңайдан 23 июнь көнне Айдар мәдәният йортында укучы балалар катнашында « Хәтер төпләрендә утлы күмер » - дип исемләнгән видеосәгать уздырылды.


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Вакытында хәм сыйфатлы итеп ашлык җыю комбайннарының паркын әзерләп, 2018  елның уңышын җыйнап алу максатыннан, хуҗалыкларның баланста торган ашлык  җыю комбайннарына дәүләт техник карау графигы нигезендә,  2018 елның 2 сеннән 10  июльгә хәтле район хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау уздырылачак.

Укучылар планетабызның үсемлекләрленә багышланган төсле, иллюстрацион китаплар белән таныштылар.

77 ел элек, 1941 елның 22 июнь көнне Бөек Ватан сугышы башланган.  Сугышта һаләк булган бабаларыбызны искә алабыз,канлы сугыш елларын хәтерлибез. Күкләребез аяз булсын иде. Җир шарында, илебездә һәрвакыт тынычлык булсын иде.Батырлар даны мәнгелек! 

Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга бик күп еллар үтсә дә, аның  хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп  калган.  22 июнь көнне Иске Жөри  авылы китапханәчесе “Ак каен” лагерына йөрүче балалар белән «Билгесез солдат» һәйкәле янына   чәчәкләр салдылар. Укучыларга   Хәтер атлый гүя ил буйлап” дигән темага әңгәмә үткәрелде.   Укучылар  Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр хезмәтләр, истәлекләр белән таныштылар.

22 июнь көнне Шәтке авылы китапханәсендә матәм көне уңаеннан, “Каләмне корал итеп” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Әлеге сәгаттә балаларга сугышта катнашкан Татарстан язучылар турында презентация күрсәтелде. Соңыннан китапханәче балаларга сораулар бирде, тема буенча әңгәмә үткәрелде.

22 июнь иртәсендә Шәтке авылында авыл җирлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре Шәтке урта мәктәбе белән берлектә Бөек Ватан сугышы башланган көнгә багышланган митинг оештырылды.  Яу кырында ятып калган һәм туган якка кайту бәхетенә ирешеп тә, сугышта алган яралардан һәлак булган батырларны искә алу өчен һәйкәл янына җыелдылар. Батрлар бер минут тынлык белән искә алынды, ахырда мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды.

Килүчеләрнең күңелендә бары бер генә теләк: сугыш дәһшәте башка беркайчан да кабатланмасын. Тыныч йоклагыз, батырлар!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International