ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Чара башында презентация күрсәтелде, 1941 елның 22 июнь көне вакыйгалары  искә алынды. Алга таба балалар «Угадай и нарисуй» дигән уенда катнаштылар, «Смекалка – лучший друг» дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Әлеге көнгә «Война на книжной полке» дигән китап күргәзмәсе эшләнде.

«Мы говорим здоровью: ДА!» акция кысаларында һәм Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнен 26 июньдә билгеләп үтәләр. Шул уңайдан 24 июньдә Шармаш авыл китапханәсендә «Наркомания и подросток: опасность и последствия» дигән  китап күргәзмәсе  эшли башлады. Күргәзмәдә наркомания проблемасына багышланган мәкаләләр, китаплар, брошюралар, журналлар урын алды.

22нче июнь көнне Теләче 2нче  балалар бакчасында, балаларның юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләнүен кисәтү һәм балаларда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрүгә җаваплы караш формалаштыру максатыннан, ЮХИДИ инспекторлары «Без куркынычсыз юл хәрәкәте яклы» исемле  акция үткәрде. Акция кысаларында инспекторлар авыл урамы буенча экскурсия үткәрделәр һәм экскурсия барышында  юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр, транспортта һәм юлда балаларга үзләрен ничек тотарга кирәклеген искә төшереп үттеләр. Чара барышында инспекторлар белән берлектә балалар узып баручы җәяүлеләргә юлда йөрү кагыйдәләре язылган белешмәлекләр өләштеләр.

22 нче июнь  хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Баландыш авыл китапханәсе  мәктәп яны сәламәтләндерү лагеры  балалары белән   «Һәрвакыт булсын кояш» дигән патриотик сәгать уздырды.  Китапханәче балаларга сугышның халкыбызга авыр сынаулар, бик зур кайгылар  алып килүен,авыр хезмәтнең яшүсмерләр  һәм балалар , тылда  эшләүчеләр  җилкәсендә булуын сөйләде. Сугыш турында шигырьләр искә алынды. Һәлак булганнарны  бер минут тынлык белән искә алдык. Балалар китапханәдә булган сугыш турындагы китаплар белән таныштылар.

Әлеге сәгатьнең максаты – әйләнә – тирә тере табигатькә рәхимлелек, игътибарлылык һәм сакчыл караш тәрбияләү, балаларны «экология», «экологик куркынычсызлык» төшенчәләре белән таныштыру иде.

Биредә нәни китап укучыларыбызның игътибары экологик проблемаларга юнәлтелде, тирә – як мохитнең пычрануы турында материаллар белән таныштырылды һәм кешенең табигатькә салган зыяны хакында аңлатылды.                              

«Халык җәүхәрләре» исемле берләшмәгә йорүче  укучылар һәйкәл янында Бөек Ватан сугышында ятып калганнар истәлегенә шәмнәр кабыздылар. Соңыннан бер минутлык тынлык белән сугыш каһарманнарын искә алдык.

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә хәтер сәгате үткәрелде. Очрашуга «Ахирәтләр мәҗлесе” һәм «Хыялый балачак” берләшмәсе чакырылды. Очрашу  барышында китапханә каршындагы обелискка веноклар куелды һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алынды, шул ук вакытта укучылар обелиск янында сакта тордылар. Китапханәдә “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк”, “Җиңүебез елъязмасы”  дип исемләнгән күргәзмәләр куелды һәм аларга күзәтү үткәрелде.

Бу көн Бөек Ватан сугышының яу кырларыннан кайта алмаган солдатларны, сугыштан соң бу якты дөньядан киткән ветераннарны кабат хәтерләрдә яңарта. Әлеге күренекле дата уңаеннан, Айдар авыл китапханәсе  "Хәтер төпләрендә утлы күмер" дип исемләнгән   хәтер  сәгате  уздырды. Китапханәче балаларга яшүсмерләрнең тылдагы авыр хезмәтләре, аларның партизан отрядларында һәм фронттагы батырлыклары турында сөйләде.  Укучылар сугыш турында язылган шигырьләр  укыдылар, сугыш турындагы әсәрләргә күзәтү ясалды. Чара азагында  һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Субаш авыл китапханэсендэ клуб белән берлектә балалар өчен "Мама, я жив" дип исемләнгән кино фильм күрсәтелде. Балалар сугыш турындагы киноны бик дикъкать белән карадылар.

Ул татар халкының  иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. 23 июнь көнне Айдар авылы китапханәчесе А. Фаляхова Казан Сабантуенда актив катнашып, Сабантуй кунакларына сепарат аерту күренешен күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International