1941 елның 22 июне иң кайгылы көннәрнең берсе – Хәтер һәм кайгы көне - сугыш башланган көн. Бу көн сугышларда үлгән, фашист коллыгында газапланган, тылда ачлык һәм мохтаҗлыктан вафат булган барча кешене искә төшерә.Сугыш алып килгән хәсрәтне бәяләү мөмкин түгел. Ватаныбыз иреге һәм мөстәкыйльлеге өчен сугышта һәлак булучыларга мәңгелек дан!
Ул РФ Президентының 1996 елның 8 июнендәге Указы нигезендә гамәлгә куелган һәм немец фашистларының совет халкына каршы сугыш башлаган көн буларак билгеләп үтелә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышында СССРның гомуми югалтулары 26 млн. 600 мең кеше тәшкил иткән дигән мәгълүматлар бар, хәер, әлеге санны тагын да күбрәк булган дип тә фаразлыйлар. Ачлык-ялангачлык, үлем һәр йортның ишеген шакый, бары бик бәхетлеләр генә үз якыннарын сугыштан каршы алуга ирешәләр. Хэр елны, менэ шулай элеге вакыйгаларны искэ алуыбыз илебезне дошман әсирлегеннән азат иткән, якты көн өчен көрәшкән ата-бабаларыбызга күрсәткән ихтирам чарасының бу бер өлеше генә булып тора.
1941 елның 22 июне халкыбыз хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана. Ул көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә илебезгә ябырыла. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан “Акчарлак” лагеренда 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелде. Башлангыч сыйныф укытучысы Хәсәнова Г.Ә. әзерләгән “Бөек еллар алдында баш иябез” дип исемләнгән чарада балалар авылдашларының Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр хезмәтләре, истәлекләр белән таныштылар, авыл үзәгендә урнашкан обелиск янына барып һәлак булган авылдашларны искә алдылар.
Бу сәяхәттә китапханәче балаларны чишмәләрнең тарихы белән таныштырды, аларның кайда, ничек килеп чыгулары турында мәгълүмат бирде. Балалар чишмәнең саф суыннан авыз иттеләр.
Шул уңайдан, Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре, район мәдәният йорты каршындагы һәйкәл янында уздырылган митингта катнаштылар. Чәчәкләр куйдылар һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Хәзерге вакытта киӊ таралган замана чире булып наркотиклар тора. Бүгенге көндә яшь буын әлеге чирнеӊ нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аӊлап үсәргә тиеш. Әлеге акция кысаларында үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. һәм авыл фельдшеры Давлетшина Р.белән берлектә сәламәт яшәү рәвеше турында Иске Җөри мәктәбе каршында эшләп килуче хезмәт һәм ял лагерына йөрүче укучылар белән әңгәмә алып бардылар. Йомгак ясап, Рузия Мансуровна зарарлы матдәләрнеӊ кешегә һәм аныӊ сәламәтлегенә нинди зыян китерүен һәм куркыныч тудыруы турында сөйләде.
Халыкара наркомания һәм наркобизнес белән көрәш көне уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә "Яман гадәт юлдаш булмасын!" дип исемләнгән күргәзмә эшли. Күргәзмәдә наркомания проблемасын күтәргән китаплар, брошюралар, буклетлар, мәкаләләр урын алды.
20 июнь көнне Арчаның 3 нче номерлы урта мәктәбе базасындарайоныбызның 8 мәгариф бүлеге методистлары "Безнең иң яхшы методист" дип аталган грантка сайлап алу этабын уздылар.
Кадастровая палата по РТ провела в казанских офисах МФЦ бесплатные консультации. За профессиональным советом к специалистам обратились около 300 человек. Директор учреждения Ленара Музафарова отметила, что сегодня уже гораздо меньше людей задают вопросы общего характера о процедуре межевания или постановке на кадастровый учет. Большинство желают разобраться в конкретных ситуациях и, зачастую, они связаны с земельными спорами.