Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме.Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу.
Теләче 2нче балалар бакчасында 19нчы июнь көнне зурлап Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә балалар кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тартышу,тупта сикерү, чүлмәк вату кебек уеннарында катнаштылар. Бакчабызга йөрүче нәни сабыйлар да, бәйрәмнән читтә калмады: алар бер-берсе белән йөгерүдә көч сынаштылар. Бәйрәм уеннар белән берлектә милли биюләр, җырлар белән үрелеп алып барылды. Бу көнне балалар бакчасында чын бәйрәм рухына төренгән иде.
21 июнь – ял һәм хезмәт лагереның соңгы көне. Югары сыйныф укучылары өчен 18 көн сизелми дә узып китте. Балалар мәктәп территориясендә чәчәк клумбаларын тәрбияләделәр, яшелчәләргә су сиптеләр. “Бишенче хезмәт чиреге” дигән стендта һәр көнне нәтиҗәләр чыгарылды, бишлеләр куелды.
Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Онытма, кешелек” исемле китап күргәзмәсе куелды.
20 июнь 2018 ел көнне Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татар кызы” республика иҗтимагый фонды халыкара «Татар кызы-2018» бәйгесе булып узды. Шушы бәйгедә безнең Теләче 3нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Шарифуллина И.И. катнашып, “Иң ихлас кыз” исемле номинациясендә җиңү яулады. Коллегабызны котлыйбыз!
Ярышта Арча,Байлар Сабасы, Теләче, Балык Бистэсе,Әтнә районнары катнашты. Безнең район командасын өстәмә белем бирү педагогы Хәбиров Артур Рөстәм улы җитәкчелегендәге Теләче һәм Максабаш урта мәктәбе укучылары яклады. Уен нәтиҗәләре буенча малайлар 2 урында калдылар.
2018 нче елның 20 июнендә “Теләче” балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе “Батыр” спорт комплексында 2002 елда туган егетләр һәм кызлар арасында пляж волейболы буенча район беренчелеген үткәрде.Барлыгы 4 мәктәптән 24 укучы катнашты.
Әлеге чараның максаты – китабка, физик культура һәм спорт аша мәхәббәтне тәрбияләү, кызыксыну уяту, уртак вакытны уздыру тора. Уенда катнашучылар тизлектә, зиһенлектә һәм әлбәттә, әкият, хикәя белүдә көч сынашты. Укучылар «Кенгуру», «Горячая картошка», «Закончи сказку», «Из какого произведения данная строчка» дигән эстафеталарда теләп катнаштылар.
22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн турында китапханәче сөйләде, сугыш чорына багышланган китаплар белән таныштырды.
Атнаның һәр сишәмбе көнендә сәгать13.00 дән 14.00 гә кадәр стадионда китапханәче Хазипова Ф.А. өлкәннәргә һәм балаларга викториналар, яңа журналларга күзәтү, интеллектуаль уеннар үткәрә. Саф һавада китап укырга яраткан барлык китап укучылар өчен дә “Ишегалдына укырга чык“дигән девиз хәзер дә бик актуаль.
2018 елнын 9 апрель көнендә, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалисты мәгариф бүлеге җитәкчесеурынбасары, гаилә имин булмавын кисәтү испекторы һәм участок педиатры белән берлектәсоциаль яктан куркыныч гаиләләргә бардылар.Әти-әниләр һәм балалар белән җәйге чорда пожар куркынычсызлыгы, суда коену һәм урамда йөрү кагыйдәләре буенча инструктаж үткэрделэр, шулай ук гаиләгә “Куркынычсыз җәй” исеме астында эшләнгән тематик буклет тапшырдылар.