ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Шәтке авылы китапханәчесе Галимуллина Кәүсәрия дә массовка өлешендә катнашты.

17 июнь көнне Шәтке авылында милли бәйрәмебез  Сабантуй уткәрелде. Сабантуйны авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф. Г. һәм балалар биюе ачып җибәрде. Сабантуйның иң хөрмәтле кунаклары кыр батырлары һәм терлекчеләр булды. Мәйданның үзәгендә көрәшчеләр, гер күтәрүчеләр, чүлмәк ватучылар һ. б. төр уеннар уйнатылды. Шәтке Сабантуеның абсолют батыры булып Мавлин Эмиль калды. Сабантуй күтәренке рухта үтте.

Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре массовка өлешен оештыруда актив катнаштылар.

Китап күргәзмәләре төзү – китапханә эшчәнлегенең бер юнәлеше ул. Җәйге каникул чорында китапханәләр алдында торган бурыч - мөмкин кадәр күбрәк китап укучыны файдалы һәм кызыклы ял итүгә тарту, аларның күзаллавын киңәйтү, иҗат итәргә, аралашырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш һәм китапка мәхәббәт тәрбияләү. Әлеге күргәзмә бигрәк тә үзенчәлекле. Чөнки монда балалар төрле әсәрләрдәге танылган киногеройлар белән таныша алалар. Нәкъ менә шул әсәрләр буенча популяр фильмнар төшерелгән.

20  нче  июнь  көнне   районыбызның   11 нче  сыйныф укучылары    рус әдәбияты  һәм физика фәннәреннән  соңгы  имтиханнарын  тапшырдылар.  Уңышлар телибез, балалар! Хәерле сәгатьтә булсын!

18 нче июнь көнне районыбызның 11 нче сыйныф укучылары биология бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. Алда соңгы сынаулар бар але. 20 нче июньдә рус әдәбияты һәм физика фәннәреннән имтихан язачаклар. Уңышлар телибез, балалар! Хәерле сәгатьтә булсын!

17 июнь көнне Ямбулат авылында халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе үткәрелде. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче, авыл хуҗалыгы белгечләре тарафыннан бик күңелле һәм җанлы төстә үтте.

16 июнь көнне Теләче авылының үзәк мәйданында халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туен билгеләп үттеләр. Бу бәйрәмдә Ямбулат авыл клубы каршында эшләп килүче "Умырзая" фольклор коллективы да бик актив катнаштылар, бәйрәм күңелле җырлар, биюләр белән үрелеп барды.  

Бәйрәмнең рәсми өлешендә  Теләче – Агро җәмгыятенең “Чулпан” бүлекчәсе җитәкчесе Закиров Ф.А. барлык килгән халыкны бәйрәм белән котлады. Хуҗалыкның  алдынгы эшчеләрен мәйданга чакырып, уңышлар теләп, бүләкләр тапшырды. Сабантуйда халык яратып карый торган уеннар, тамашалар күп булды, катнашырга, үз көчләрен, осталыкларын сынарга теләүчеләргә ярышлар һәм уеннар җитәрлек иде. Бәйрәм милли җыр-биюләр белән үрелеп алып барылды. Сабантуй бәйрәме халык күңеленә бик хуш килде!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International