Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Субаш авылы мәдәният хезмэткэрлэре Петрова Л. И хэм Романова Т.А авыл балалары белән берлектә спорт площаткада күңелле уеннар, ярышлар үткәрде.
Шул уңайдан Баландыш мәдәният йортында балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән “Бәхетле балачак” дип исемләнгән концерт оештырылды. Балалар җырга, биюгә, нәфис сузгә осталыкларын күрсәттеләр. Аларның матур чыгышларын тамашачы кайнар алкышларга күмде. Ә без исә, талантлы яшьләребез үсүенә куанып аларның әти-әниләренә, тәрбияче апаларына рәхмәтләребезне җиткердек.
Балалар - кешелекнең бүгенгесе, киләчәге һәм дәвамы. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Балачакның үз кояшы, үз күге, үз ае” – дип исемләнгән бәйрәмдә алар рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Күк йөзебез һәрчак аяз, балаларыбыз бәхетле булсыннар!
Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.
Җәйнең тәүге көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак истә кала. Аны 1950 елдан башлап Җир шарының һәр почмагында үткәрәләр. Бу көнне балалар өчен күптөрле чаралар, тамашалар оештырыла. Әлеге бәйрәмнең максаты – беренче чиратта, өлкәннәргә һәр сабыйның балачагы бәхетле булырга тиешлеген искә төшерү, балаларыбыз бу көнне генә түгел, ә ел әйләнәсе кайгыртуга һәм игътибарга лаек икәнлеген ассызыклау.
12 июнь көнне Айдар мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәчесе белән берлектә Балаларны яклау көне уңаеннан «Шат аваз, күтәренке кәеф ул-балачак! » дип аталган балалар сабантуе уздырды. Болынлыкта узасы Сабантуйны балалар түземсезлек белән көттеләр. “Чүлмәк вату”, “Кыршау әйләндерү”, “Түземлелеккә ярышу”, “Таяк тартышу”, “Тизлеккә йөгерү”, “Әйбер кисү” ярыш – уеннарында актив булдылар.
Әлеге чарага ураза тотучы Шәткелеләр җыелды. Ифтар ашы корьән аятләрен уку белән башланып китте. “ООО АгроЛак” ширкәте директоры да катнашты.
02 июнь көнне Күкчә авылында яшәүче тыл ветераны Фаттахутдинова Мансура Шамсетдин кызына 90 яшь тулды. Бәйрәме уңаеннан юбилярны котларга Теләче районы аппарат җитәкчесе И.В. Мубинов, Теләче районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф.М.Галимова һәм Алан авыл җирлеге башлыгы Ә.Г.Хаҗиев килделәр һәм аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Петрова Л. И һәм Романова Т.А авыл балалары белән берлектә спорт площадкада күңелле уеннар, ярышлар үткәрде. Урам балалар авазыннан гөрләп торды.
Балалар юл билгеләре буенча сорауларга җавап бирделәр.
1 июнь көнне район хуҗалыклары арасында 2018 елның терлек азыгын әзерләү өчен азык әзерләү техникаларын, туратып тарату агрегатларын хәм азык саклау чокырларының әзерлеген тикшерү максатыннан районда конкурс булып узды.
Балалар спорт мәктәбе укучылары да тренер-укытучылар Әскәров В.И. һәм Сафин А.З. җитәкчелегендә әлеге ярышларда актив катнашып кайтты.