ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Шул унайдан, 2 июнь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен Сабантуй үткәрелде. Әлеге чара жыр, бию, уен-көлке белән урелеп барды. Барлык балалар бик теләп катнаштылар.  Ата-аналар канәгать калып узләренең рәхмәт сүзләрен  сөенеп житкерделәр.

Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Иске Җөри  авыл  китапханәчесе авыл балалары белән берлектә “Балачак бәхет иле” исеме астында  күңелле уеннар белән  бәйрәм чарасы  үткәрде.

2 июнь көнне Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова мәдәният йорты директоры Р.Фаляхова белән берлектә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан  «Укыйбыз, уйныйбыз, сәламәтлекне ныгытабыз» дип исемләнгән конкурслы күңел ачу чарасы уздырдылар. Балаларга җәйнең беренче көнендә  бөтен дөньяда уздырылучы бәйрәм тарихы турында сөйләдек, алар уеннарда, конкурсларда актив катнаштылар, җәй, дуслык  турында шигырьләр сөйләделәр. Бу көнне балалар үзләре теләгән һәм кирәкле китапны гына түгел, ә эчендә бүләк белән төрелгән китапларга да ия булдылар. Яңгырлы көн булуына да карамастан, балалар бик теләп күңел ачтылар. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр, баллы призлар белән бүләкләнде. Барлык балаларны да җәйге каникул чорында ешрак китапханәгә йөрергә, китапханә уздырган төрле чараларда актив катнашырга, кызыклы һәм дөньяны танып-белергә өйрәтүче китаплар белән танышырга чакырды. 

1 июнь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Балачак - иң самими чак" дип исемләнгән бәйрәм мероприятиясе - балалар иртәсе үткәрелде. Бу балалар иртәсендә балалар үзләренең яраткан шагыйрләренең шигырьләрен, поэмаларын, әкиятләрен сөйләделәр, кечкенәдән яраткан әкиятләре һәм башка китаплары буенча үткәрелгән викторинада катнаштылар. Ахырдан нәтиҗә чыгарылды һәм җиңүчеләр билгеле булды.

Әлеге чарага ураза тотучы Шәткелеләр җыелды. Ифтар ашы корьән аятләрен уку белән башланып китте.  “ООО АгроЛак” ширкәте директоры да катнашты.

 Әлеге көн уңаеннан Шәтке авылы китапханәчесе Шәтке балалар бакчасында кунакта булды. Ул баларга “ Урман тарихы” дип исемләнгән китап- күзәтү үткәрде. Балалар урманда яшәүче җәнлекләр белән таныштылар. Алар матур, рәсемле китапларны бик яратып карадылар. Күбесен укырга алып тордылар.

Сабантуй - язгы кыр эшләре беткәннән соң үткәрелә торган милли бәйрәмебез. Шушы көннәрдә безнең балалар бакчасында да милли  бәйрәмебез - Сабантуе булып узды. Тамашачылар буларак кечкенә  группа балалары һәм тәрбиячеләр  чакырулы иде. Сабантуйда моңаеп торучылар булмады. Һәр бала  ярышларда үзләренең көчләрен сынады. Балалар капчык киеп йөгерү, кашыкка  йомырка салып йөгерү, канат тарту, зур галош киеп йөгерү  кебек  төрле уеннарда бик теләп катнаштылар. Соңыннан лотарея уены уйнатылды- бер бала да бүләксез калмады.

4 июньнән Олы Мишә урта мәктәбендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Ике юнәлештә эшләүче лагерьларда 35 бала ял итәчәк. Мероприятияләр программа, план-сеткага таянып үтә. Туклану расланган меню нигезендә оештырыла. Балаларга күңелле һәм имин яллар телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International