Һәр кешенең үзенең туган ягы, гаҗәеп табигате, искитмәле урыннары белән аерылып тора. Туган як -дөньяда кабатланмас һәм бердәнбер була. Туганнарны, танышларны балачактан күңелгә сеңгән урыннары —үзенең матурлыгы белән сихерли. Искиткеч күренешләре,елгалары, сулыклары,иртәнге чык тамчылары һәм җылы кояш нурлары- болар барсыда фотосүрәтләрдә чагыла. Фотокүргәзмә – ул гап-гади күренешләрне, табигатьнең матурлыгын күрсәтеп халык йөрәгенә бу омтылышы җәлеп итү максатыннан эшләнә.Туган-якны өйрәнү, ярату һәм дә саклау теләге дә исәпкә алына.
31 нче май көнне, Теләче урта мәктәбендә, районыбызның 9 нчы сыйныф укучылары үзләре сайлап алган фәннәрдән биология һәм рус әдәбиятыннан төп дәүләт имтиханы тапшырдылар . Алда сынаулар бар але: 2 нче июнь көнне - физика һәм информатикадан, 5 нче июньдә - математика буенча, 7 нче июньдә – история, география, химия һәм физика фәннәре буенча, һәм 9 нчы июнь көнендә җәмгыять белеме буенча имтиханнар язачаклар. Уңышлар телибез сезгә, балалар !
5 нче июнь көнне, Теләче урта мәктәбендә, районыбызның барлык 9 нчы сыйныф укучылары “ Математика” фәненнән төп дәүләт имтиханы тапшырдылар . Алда сынаулар дәвам итә. 7 нче июньдә – история, география, химия һәм физика фәннәре буенча, һәм 9 нчы июнь көнендә җәмгыять белеме буенча имтиханнар язачаклар. Уңышлар телибез сезгә, балалар !
5 июнь көнне Мингазова Г.Р.- Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Арча 5нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе базасында квалификация күтәрү курслары кыслаларында стажировка үтте.
Балалар янына кунакка төрле әкият геройлары килгән иде, арасында карчык Шапокляк та бар иде, ул балаларны ничек үзләрен тотарга өйрәтте! Бәйрәм уен формасында спорт конкурслары белән дәвам итте, ахырдан бөтен балаларны баллы мамык һәм лимонад белән сыйладылар.
Шул көн уңаеннан, Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Табигать язмышы - безнең язмыш” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә табигать, экология турында китаплар тәкъдим ителде.
Әвәләү сәлате балаларның тирә-юньнән, тормыштан алган тәэсирләрен чагылдырырга ярдәм итә, аларда гаҗәпләнү, шатлану хисләре тудыра. Баланың иҗади әвәләү сәләтен үстерү төрле шартларның үтәлешенә бәйле. Аларның иң мөһиме булып тәрбияченең максатчан, эзлекле, системалы итеп әвәләү осталыгына, күнекмәләренә өйрәтү тора.
Бу шатлыклы бәйрәм балалар өчен генә түгел, ә өлкәннәрнең дә балачакларын искә төшерә торган иң истәлекле бәйрәм санала. Баландыш "Кояшкай" балалар бакчасы хезмәткәрләре, мәдәният йорты һәм авыл китапханә хезмәткәрләре белән берлектә "Бәхетле балачак" дигән бәйрәм уздырдылар. Чарада балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар катнашты.
Балалар - кешелекнең бүгенгесе, киләчәге һәм дәвамы. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Балачакның үз кояшы, үз күге, үз ае” – дип исемләнгән бәйрәмдә алар рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Күк йөзебез һәрчак аяз, балаларыбыз бәхетле булсыннар!
Күркәм мәҗлесне Рамил хәзрәт Коръән укып башлап җибәрде һәм рамазан аеның фазыйләтләре турында да аңлатты.