Укучыларыбыз китап күргәзмәсе аша бөек язучының әдәби дөньясына сәяхәт кылдылар, аның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, балачак тормышының кызыклы фактлары турында белделәр. Шулай ук Саратов исемендәге балалар һәм яшьләр өлкә китапханәсе уздырган «Читаем Пушкина вместе» акциясе кысаларында шагыйрьнең шигырь һәм әкиятләрен кычкырып уку оештырылды. Очрашу азагында чарада катнашучы һәркем «Интересные факты о Пушкине” буклетына һәм әкиятләре, шигырьләре тупланган белешмәлеккә ия булдылар.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә уку елы тәмамлангач балалар өчен Сабантуй үткәрү традициясе яшәп килә.Бу бәйрәм Халыкара балаларны яклау көненә багышлап үткәрелә. Һава шартлары начар булу сәбәпле, спорт ярышлары спорт залында үтсә дә, балалар бик канәгать калдылар. Беркем дә бүләксез һәм тәм- томсыз калмады.
6-7 июнь көнне район хуҗалыкларында, 2018 елның чәчүлекләрен кабул ителәчәк. Чәчүлек җирләрен тикшерү өчен, Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсеннән, Татарстан Республикасы буенча ДФБУ «Россельхозцентр» оешмасы җитәкчесе хәм шулай ук, хуҗалыклардан баш агрономнар билгеләнде.
2018 елның 2 июнь көнендә Кукчә авылында яшәүче тыл ветераны Фаттахетдинова Мансура Шәмсетдин кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мансура апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Алан авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Шуларның берсе – асфальтка төсле акбурлар ярдәмендә рәсемнәр ясау. 6нчы июнь көнне безнең Теләче 2нче балалар бакчасы тирәсендәсендәге кара асфальтта төрле төстәге бизәкләрдән, балаларның рәсемнәреннән торган галерия барлык теләүчеләргә үзенең ишекләрен ачты. Төсле акбурлар ярдәмендә нинди генә сурәтләр төшермәделәр балалар асфальтка. Кечерәк малайлар һәм кызлар кояш, салават күпере, автомобиль сурәтләсәләр, зур төркемгә йөрүче балалар бергәләшеп төрле темаларны яктырткан тематик рәсемнәр ясадылар.
Министр бу көнне район халкын кабул итте. Күпчелек сорауларны яшь әниләр бирде. Аларның сораулары социаль түләүләргә кагылышлы иде. Министр эшсезлеккә, пенсиягә алдан чыгуга кагылышлы сорауларга да тулы җавап бирде.
Халыкара рус теле көне дә 6 июньдә, А.С. Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә. Әлеге акция да бөек шагыйребез иҗатына, рус теле һәм әдәбиятына багышланган иде. Александр Сергеевичны хәзерге классик рус теленә нигез салучы дип атыйлар. Аның әдәби мирасы бик бай. Шуңа күрә Пушкин әсәрләре аша төрле яшьтәге һәм төрле милләт вәкилләреннән торган китап укучыларны берләштерергә тырыштык. Китапханәдә шундый ук исемдәге китап күргәзмәсе дә төзелде.
Чарада Әбде авыл мәдәният йорты директоры, Әбде төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы катнашты. Китапханәче шагырьнең иҗаты белән таныштырды презентация күрсәтте.
Шушы көнгә багышлап рус шагыйре А.С. Пушкинның 216 ел тулу уңаеннан, Теләче Үзәк китапханәсендә “Мы вновь читаем Пушкинские строки” дигән китап күргәзмәсе куелды. Теләче үзәк китапханәсе китапханәчеләре ял паркында әдәби акция уздырды. Укучыларыбыз бик яратып А. С. Пушкинның шигырьләрен һәм хикәяләрен укыдылар.
Әңгәмә барышында дару үләннәре турында сөйләнелде, табигатьне саклауның әһәмияте һәм "Кызыл китап" ка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында әйтелеп үтелде. Балаларга бигрәк тә кызыклы табышмакларга җавап табу ошады. Әңгәмә ахырында балаларга татлы күчтәнәчләр бирелде.