1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Шуңа да балалар бу көнне көтеп алалар. Иске Җөри балалар бакчасында да шушы матур бәйрәм уңаеннан “Күңелле стартлар” булып узды. Балалар төрле спорт ярышларында , эстафеталарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр һәм табышмакларга җавап эзләделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.
Ярышта Татарстан Республикасының рейтинг лидерлары һәм Башкала, Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк-Көнчыгыш, Кама арты һәм Заволжск ярыш зоналарында җиңеп чыккан 260 кеше катнашты.
Уен ике яшь төркемендә үтте: 2008 елда туган һәм кечерәкләр; 2006 – 2007 елгылар арасында узды.
Парлы разрядта Хәйретдинов Ибраһим һәм Тимербаев Раил 7 урын яуладылар (өстәмә белем бирү педагогы Алмаз Фоат улы Җаббаров). Калган катнашучылар 9-16 нчы урыннарда.
Чарада балалар төрле спорт бәйгеләрендә актив катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Бәйрәм ахырында барлык балалар призлар алды һәм бәйрәм өстәле артында чай эчергә җыелдылар.
Чара девизы – «Желаем всем зимой и летом жить без вредной сигареты».
Әлеге көнгә китапханәдә тартуның зыяны турында мәгълүмат блогы куелды, «Не курите рядом с нами!» дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Китапханә янында «Отдай никотин – получи витамин!» дигән библио-акция уздырылды.
Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр! Һәр елның җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уздырыла. Шушы бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләр юллыйбыз. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Әти-әниләр, өлкән яшьтәге ихтирамга лаеклы кешеләр балаларыбыз белән һәрвакыт горурланык, аларның игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшәек. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Балаларыбыз – безнең киләчәгебез!
25 май көнне Ачы авыл китапханәсендә китапханәләр көненә багышланган "Книга источник знаний!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды, күзәтү ясалды, китапханәләр бәйрәменең тарихы турында әңгәмә үткәрелде.
Бу көнгә карата Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, “Куркыныч төтен”- исемле темага әңгәмә үткәрелде. "Тормыш матурлыгы - саулыкта" дип аталган күргәзмә hәм "Тәмәке тартуның зыяны" исемле буклетлар ясалды.
31нче май көнне безнең Теләче №2 балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның чыгарылыш иртәсе узды. Бәйрәмгә әти-әниләре чакырулы иде. Балалар бәйрәмдә үзләренең бакчада өйрәнгән барлык осталыкларын күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмгә кунак булып Белмәмеш килгән иде, ул балалар белән төрле кызыклы мәсьәләр чиште. Икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар да үзләренең өлкән дусларын котлап, шигырьләр сөйләделәр.
Бәйрәм ахырында тәрбиячеләр балаларга матур теләкләр теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм иртәсеннән сон барлык кунаклар һәм балалар урамга чыгып теләкләр теләп, күккә шарлар очырдылар. Бәйрәм күңелле үтте.
Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен чаралар күрү – һәркемнең бурычы. Шул уңайдан, 29 май көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә балалар белән “Яшәсен тынычлык, яшәсен чын дуслык!” дип исемләнгән әңгәмә узды. Әлеге әңгәмәнең максаты балаларда террорчылык һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы тискәре караш тәрбияләү иде. Балаларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды.