Ямбулат авылы китапханәсе дә «Балаларга сугыш турында укыйбыз - 2018» дигән Халыкара Акциягә кушылды. Әлеге акциянең инициаторы һәм оештыручысы булып дәүләт бюджет мәдәният учреждениясе "Самара өлкә балалар китапханәсе" тора. Акция Ямбулат башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә үткәрелде (барлыгы 6 кеше). Китапханәдә әлеге көнгә карата "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дигән күргәзмә оештырылды. Аннары түбәндәге китаплардан өзекләр укылды: Кассиля Л. "Улица младшего сына", "Дорогие мои мальчишки", Катаева В. "Сын полка", Осеевой В. "Васек Трубачев и его товарищи", Симонова К. "Сын артиллериста" и Яковлева Ю. "Как Сережа на войну ходил".
11 нче май көнне Теләче урта мәктәбе укучылары Миннуллина Гөлназ һәм Закирова Язгөл “ Умники и умницы” дигән V республика уенынында катнаштылар. Республика уены Лев Толстой һәм Шиһабетдин Мәрҗәни иҗатына багышланган иде, шулай да күп сораулар тарих фәне белән бәйле иде. Республика уенында катнашып , укучылар сертификатка ия булдылар. Укучыларны республика уенына рус теле укытучысы Е. Я. Нуртдинова и татар теле укытучысы Л.М. Якупова әзерләде. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
Барлыгы 7 команда катнашкан әлеге ярышларда тренер-укытучылар Зәкиев Ә.Х., Гәбделхәев Р.Х. җитәкчелегендә балалар спорт мәктәбе кызлары да (Теләче урта мәктәбе, Шәтке урта мәктәбе укучылары) булып кайтты.
Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган авылына, туган шәһәренә ашкынып кайта. Татарстан - ул күп милләтле республика.
Ни хикмәттер, шул бәйрәм узып киткәч, күңелгә бераз моңсулык та өстәлә. Авыл кешесе Сабантуена карлар эри башлау белән үк әзерләнә башлый. Агымдагы елда, Ураза ае башлану сәбәпле, Сабантуе өчне бирнә җыю 11-12 май көннәрендә оештырылды. Авылыбыз яшьләре белән берлектә өйдән-өйгә кереп авыл халкының сабантуй өчен әзерләп куйган бүләкләре, яшь киленнәрнең чигүле сөлгеләре, кызларның матур итеп чиккән кулъяулыклары җыелды.
Бу акциянең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур. Әлеге акциядә катнашып Урта Мишә авыл китапханәсе Диплом белән бүләкләнде.
С 23 по 29 апреля 2018 г. страны Европейского региона ВОЗ проведут (далее- региона) Европейскую неделю иммунизации (ЕНИ) – ежегодное мероприятие, направленное на повышение осведомленности о важности иммунизации для здоровья и благополучия людей. Учрежденная в 2005 г. ЕНИ быстро стала масштабной инициативой, которая реализуется в первую очередь силами государств-членов в Регионе и проводится с участием страновых офисов и партнеров ВОЗ, министерств здравоохранения, профессиональных объединений и организаций пациентов, местных лечебных учреждений, политиков и т.д. Задача инициативы состоит в том, чтобы стимулировать заинтересованность общественности и политическую поддержку для вакцинации посредством информационно-разъяснительных мероприятий и адресной коммуникации и просвещения.
5 май көнне Кукмара бистәсендә кул көрәше буенча Бөек Җиңүгә 73 ел тулуга багышланган ачык турнир булып үтте. Ярышларда Теләче урта мәктәбе укучылары катнаштылар һәм призлы урыннарны яуладылар. Зәкиев Динар I урынны алды, Белусов Никита I урынга чыкты, Гәрәев Салават – II урынны һәм Якупов Айнур III урынны алу бәхетенә иреште. Зур җиңүләрегез белән котлыйбыз!