ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2018 ел
сишәмбе

Авыл халкы газета битләрендә яңа китаплар, үткәрелгән кичәләр, алга куелган планнар белән таныша алалар. Сезнең хозурыгызга китапханә газетасының яңа 2018 елга 4 санын тәкъдим итәбез. “Китапханә хәбәрләре” А4 форматында 4 битле булып чыгарыла. Китап укучыларыбызга газета бик ошый.

Балалар – безнең киләчәгебез.Шуңа эшчәнлекне без балаларны тәрбияләүдән һәм сәламәтлекне ныгытудан башларга тиеш. Балалар  белән тәрбияче сәламәтлекне ныгыту буенча  төрле темаларга әңгәмәләр уздыра. Иң беренче бала кечкенә яшьтән үк шәхси гигиена таләпләрен дөрес үтәргә, бу кагыйдәләрне бала гаиләдә һәм балалар бакчасында төгәл башкарырга тиеш.”Мин чисталык яратам” дигән темага әңгәмә вакытында балалар шәхси гигиена таләпләрен үтәргә кирәклеге турында сөйләп бирә белделәр. Чөнки ашарга утырганда кулың чиста булмаса, бөтен бактерия-вирусларның эчкә үтеп керергә мөмкин икәнен балалар белә.

2018 елның 11 хәм 14 май көннәрендә Олы Мәтәскә хәм Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге территориясендә  яшәүче шәхси затларның трактор, тагылма арба хәм үзйөрешле  машиналарына техник карау уздырылды.  Тикшерү барышында аларның  регистрация документлары, техникаларның төзеклеге хәм куллану  вакытында куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү мөмкинлекләре  каралды.

Авыл җирлегендә учетта булган барлык техниканың 60-63% әлеге  чарада катнаштылар.

Тикшерү вакытында кайбер техникаларда вак кимчелекләр ачыкланды. Аларга төзәтү вакыты билгеләнде.

    Вакытында хәм сыйфатлы итеп, авыл хуҗалыгы техникасын 2018 елның  терлек азыгы әзерләү максатыннан, район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү техникасын эшкә әзерлеге бара. Хуҗалыклар алдында терлек азыгы әзерләү техникасын механизаторлар белән хәм кирәкле запас частьләр белән тәэмин итү кебек сораулар тора.

    Терлек азыгын әзерләү – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен иң киеренке вакыт. Шуның өчендә, барлык терлек азыгы әзерләү техникасы әзерлек  сызыгында булырга тиеш, иң мөхиме игътибарны үзйөрешле чапкычларга хәм азык әзерләү комбайннарына бирергә кирәк.   

2018 елның 10 май көнне Олы Нырсы авыл җирлеге территориясендә  яшәүче шәхси затларның трактор, тагылма арба хәм үзйөрешле  машиналарына техник карау уздырылды.  Тикшерү барышында аларның  регистрация документлары, техникаларның төзеклеге хәм куллану  вакытында куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү мөмкинлекләре  каралды.

Авыл җирлегендә учетта булган 58 берәмлек техниканың 39 -ы әлеге  чарада катнаштылар.

Тикшерү вакытында кайбер техникаларда вак кимчелекләр ачыкланды. Аларга төзәтү вакыты билгеләнде.

15 майда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Гаилә көненә багышланган тәрбия сәгате уздырылды. Гаилә кыйммәтләрен тану, аны ныгыту – тәрбиянең мөһим элементы булып тора. Чара барышында 10 сыйныф җитәкчесе Гатауллина Д.Г. укучыларны гаилә кыйммәтләре һәм  традицияләре белән таныштырды. “Үзегезнең гаилә кыйммәтләрегезне сакларга, аны буыннан-буынга тапшырырга онытмагыз. Барысы да сезнең кулларда”, - дип йомгаклады ул үзенең чыгышын.


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

Всего приняли участие 10 команд из  Нижнекамска, Чистополи, Казани, Кукмора, Балтасей, Арска, Богатых Сабов и Тюлячей. По итогам соревнований 1 место заняла команда г.Нижнекамск, 2 – Сабинский район, 3 -  команда «Тюлячи-1».

11-13 май көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә 2005-2006 елгы укучылар арасында Рәсәйкүләм “Президент спорт уеннары”ның республика этабының финал туры булып узды. Ярышта республиканың Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Ютазы, Казанның Яңа Савин районы һәм Теләче районнары катнашты. Безнең район данын балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчелеге астында Теләче мәктәбенең 5-6 сыйныф укучылары яклады.

Басманың төп максаты: гасырлар дәвамында тупланган рухи мирасыбызны барлау, халкыбызга кире кайтару һәм яшь буынны милли традицияләргә кайтару.

14 майда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары тыл ветеранына шефлык ярдәме оештырдылар. Бу юлы алар Булатова Равилә апа өенә юл тоттылар. Ветеранның җыйнак кына өендә аның сугыштан соңгы еллардагы тормышы турында сөйләгәннәрен тыңладылар, чишмәгә суга барып килделәр. Ахырдан Равилә апа үзен кайгыртканнары өчен балаларга рәхмәтләрен белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International