15 май көнне укучыларга урта һөнәри белеем бирү, уку аудиторияләре, профессияләр белән танышу максатыннан Саба аграр көллиятенә экскурсия оештырылды. Әлеге чарада безнең Баландыш төп мәктәбеннән Хузин Й.Р.һәм 9 сыйныф укучылары катнашты.
Ата-аналар белән бердәм эшчәнлекне оештыру балалар бакчасы эшенең төп юнәлешләреннән берсе . ФГОС кагыйдәләрендә дә гаилә тәрбиясенең роле ассызыклана, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән ата-аналар арасында бәйләнеш төп принцибы булып тора. Гаилә белән тату хезмәттәшлек, ата-аналар арасында педагогик пропаганда алып бару – бүгенге көннең бик мөһим ихтыяҗы. Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында һәр бер төркемдә Гаилә көне уңаеннан төрле чаралар: “Минем гаиләм”, “Гаилә учагында”,”Гаилә шәҗәрәсе”, “Дус гаилә”, “Гаилә традицияләре” һ.б. оештырылды. Бу көнне безнең балалар бакчасында «Книга на завтрак» дип исемләнгән акция узды. Әти-әниләр белән бергә балалар яңа китапларны сайлап алдылар һәм өйдә укырга теләкләрен белдерделәр. Тормышыбыз матур, илебез тыныч, гаиләләребез имин , балаларыбыз бәхетле булсыннар!
15 май ел саен халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Гаилә – ул тормышның нигезе. Иске Җөри балалар бакчасы да бу бәйрәмнән читтә калмады. Шул уңайдан, бакчабызда төрле чаралар булып узды. Тәрбияче балалар белән гаилә турында әңгәмә уздырды. Балаларга һәр кеше өчен гаиләнең ничек мөһим икәнлеген аңлатты. Ахырдан балалар тәрбияче белән бергә үзенең гаиләсен ясадылар. Бу рәсемнәрдән “Минем гаилә” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
14 июня 2018 года запланирован рабочий визит Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан Г.Л. Удачиной совместно с ответственным секретарем Республиканской комиссии по делам несовершеннолетних и защите их прав И.Х. Гарифуллиной в Тюлячинский муниципальный район Республики Татарстан.
1994 елдан башлап, БМО Генераль Ассамблеясы карары нигезендә билгеләп үтелә. Бу көн Русиядә 1995 елдан билгеләп үтелә. Гаилә ул - бик кадерле һәм якын кешеләребез. Бер - беребезгә ярдәм итү, һәрберебез турында кайгырту, мәрһәмәтле булу - безнең гаиләләребездә җылылык, уңайлылык һәм яхшы шартлар гына тудыра. Шул уңайдан Ямбулат авылы китапханәсендә "Гаилә - ныклы терәгем" дигән тематик күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә кеше тормышында гаиләнең роле турында материаллар һәм шулай ук информацияләр куелды.
18 мая 2018 года с целью оказания правовой поддержки и обеспечения соблюдения прав граждан при призыве на военную службу будет открыта телефонная «горячая линия» для населения.
Получить исчерпывающую информацию, разъяснить спорные ситуации гражданам помогут представители Уполномоченного по правам человека в Республике Татарстан, Военного комиссариата Республики Татарстан и Адвокатской палаты Республики Татарстан.
Аны саклау һәм кайгырту – һәрбербезнең бурычы. Һәр әти-әни баласын сәламәт күрергә тели. Баланың сәламәтлегенә исә кечкендән үк игътибар бирү мөһим. Чыныктыру, шәхси гигиена кагыйдәләрен саклау, спорт белән шөгыльләнү кебек кунекмәләрне яшәү рәвеше итеп алганда, бу максатка ирешү җиңел. Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә, мәктәптә бу юнәлештә чаралар курелсә, балаларыбызның киләчәктә сәламәт булуына ышаныч тагын да арта.
Бу көндә әти-әниләргә үз «тимер атларыннан» бер көнгә баш тартып, җәяү, велосипетта яки җәмәгать транспортында йөрергә тәкъдим ителде. Районыбызда да бу акциягә кушылып бер генә көн булса да машинасыз эшкә барсак, районыбыз үзәге дә бушап калыр, сәламәтлегебез һәм экология өчен зур файда булыр иде.
"Һәрвакыт булсын чисталык!" дигән девиз белән корган үләннәрне, яфракларны чистарттык.
Бу көн Россиядә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Шул уңайдан Теләче Үзәк китапханәсенең уку залында “Гаилә бәхетенең формуласы” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәгә гаилә темасын чагылдырган газета һәм китаплар куелды.