ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

14   – 18  нче май  көннәрендә Теләче урта мәктәбенең  10  нчы сыйныф егетләре хәрби хезмәткә әзерлек буенча укуларда катнашалар. Биш көн буенча егетләр армия сафларында хезмәт иткән вакытта кирәк булачак күнекмәләрне ныгыталар. Лагерь начальнигы Р.Р. Гатиятов җитәкчелегендә укучы егетләр хәрби хезмәткә бик ныклап әзерләнәләр. Уңышлар  телибез!

Шушы изге айда яхшылык эшләргә, тәүбә итәргә ашыгыйк. Үзебезнең күңелебезне чистартырга, яхшы сүзләр генә сөйләргә, гайбәткә кермәскә, кешене сөйләмәскә, ялганламаска тырышыйк! Шул уңайдан 16 май көнне, Теләче җирлекара китапханәсендә “Изге рамазан ишек шакый” дип исемләнгән күргәзмә куелды һәм күзәтү ясалды.

Гаилә гомер - гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул  – кешенең төп  терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге  чыганагы. 

16 картинада Бөек Ватан сугышының барлык диярлек күренешләре сүрәтләнгән иде. Балалар зур кызыксыну белән танылган рәссамнарның картиналарын карадылар.

О проведении территориальным отделом Управления Роспотребнадзора по РТ (Татарстан) в Сабинском, Мамадышском, Кукморском, Тюлячинском  районах с 15 мая 2018г. «горячей линии» для населения, для приема звонков от жителей обо всех фактах нахождения в обороте спиртосодержащей непищевой продукции, спиртосодержащих пищевых добавок и ароматизаторов.

Кеше бу җиһанга бәхетле булыр өчен туа, ә бәхетле булу өчен кешенең гаиләсе булырга тиеш. Юкка гына, "Гаилә- бәхет ачкычы" димәгән бит халкыбыз. Гаилә-кешелеклелек, әхлак, яшәеш нигезе. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Оста куллар” берләшмәсенә йөрүчеләр белән “Гаиләм – җылы учагым” исемле темага “Башваткыч” уены үткәрелде. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.

Китапханә хезмәткәрләре әти – әниләрне гаилә бәйрәме белән котлау өчен 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасына юнәлде. Бакча ишегалдында һәм уен мәйданчыгында аларга бик күп әти-әни очрады. Китапханәчеләр аларга «Гаилә көне» турында сөйләде, китапханәгә бөтен гаиләләре белән килергә өндәде. Биредә күп кенә сорауларга җаваплар бирелде. Шулай ук, гаилә белән уку өчен «Книга на завтрак» китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, файдалы киңәшләр бирелде һәм «Читайте детям книжки: 10 причин читать» дигән белешмәлек таратылды. Ә иң актив гаиләләр үзләрен «Авторы и их герои» шанс-викторинасында сынап карады.

Кичәнең максаты - үсеп килүче буынны татар - халык авыз иҗаты, татар хатын-кызларының кул эшләре сәнгате белән таныштыру, өлкәннәргә ихтирам хисе тәрбияләү булды.

Социаль халәткә һәм яшькә карамастан, безнең һәрберебез өчен тормышта беренче урында гаилә торачак. Бу категориягә әти-әниеңне, тормыш иптәшеңне  яки балаларны кертәсеңме, анысы мөхим түгел. Гаилә ул – бер өйдә яшәүче кешеләр генә түгел, ул – җылы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт, авыр чакта бер-береңә терәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International