Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә, Казан губернасында (хәзерге Арча районы Р. Татарстан) Кушлавыч авылында мулла Мухамметгариф гаиләсендә туган. Шул уңайдан Ачы авыл китапханәсендә Г.Тукайның 132 - еллыгына багышланган, телдән журнал "Габдула Тукай" төзелде. Журнал язучының иң әһәмиятле тормыш этаплары турында сөйли.
Урта Мишә авыл китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу акциядә актив катнашалар. Территориядагы карларны тараттылар, җир чыккан урыннардан чүпләр җыйдылар.
Китапханәдә әлеге көнгә багышланган иҗади эшләр буенча бәйге игълан ителгән иде. Әлеге бәйгедә катнашкан, 6 кеше, Тукай әсәрләренә багышлап рәсемнәр ясаганнар иде.
Чара «Җир – безнең уртак йортыбыз» дигән презентация белән үрелеп барды.
21 апрельдә 19.00 сәг. 22.00 сәг. кадәр Шәтке авылы китапханәсендә яшьләр белән “Китап төне”дип аталган – Л.Н.Толстой китаплары буенча әдәби сәяхәт оештырылды. Алар “Уку утравы”нда булдылар, Толстой әсәрләре буенча викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Китап-күргәзмәләре белән таныштылар. Аеруча да “Китап базары”, “Әдәби кафе” дигән күргәзмәләрне кызыксынып карадылар. Азакта “Уку ул- заманча” дип исемләнгән флешмоб үткәрелде. Барлык катнашучылар да татлы призларга ия булдылар. Китап-күргәзмәләрдән 12 китап укылды.
Балалар рәсемнәре аша укыган әкиятләрен тасвирлап бирә алдылар. Белгечләр әйтүенчә, балалар рәсем ясаганда, яңа ачышлар ясыйлар, әйләнә - тирә дөнья белән якыннанрак танышалар. Рәсем ясау серләренә төшенәләр.
Мәдәният йорты территориясен чуп-чардан чистарттылар, карлар тараттылар. Алда әле эшләр күп. Клумбаларны чистартып, чәчәкләр утыртасы бар.