ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бәйрәмгә авыл китапхәнәчесе Нәүрүз, мәдәният йорты директоры Кыш бабай булып бәйрәм үткәрүдә катнашты. Мәктәп укучылары өчен төрле күңел ачу программасы әзерләнгән иде.

Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Балачак” курчак  театр– студиясе Н.Гернетның “Дорофей  маҗаралары” исемле спектакле белән Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты оештырган  Халыкара балалар театр иҗаты  “Петрушка” конкурсында катнашты. Коллектив бу конкурста 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. 

Алар йомыркадан савыт ясап, юеш мамыкка бодай, солы һәм арпа чәчтеләр.Хәзер алар нәтиҗәне күзәтәләр.

Комиссия составында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты  Сәетова А.Н., педагог-психолог  Хазипова С.Н., логопед  Шаймарданова М.Н.,  рус теле  белгече  Ярмиева З. М.  һәм татар теле белгече  Сабирзянова Л.М. килгән иде.  Алар  мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның мәктәпкә әзерлеген тикшерделәр . 

Аңа Максабаш авылы мәдәният йорты белән китапханә дә кушылды.  Алар 21 апрель көнне субботник оештырдылар.


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Шушы айлык  кысаларында татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 132 еллыгы уңаеннан 21 апрель  көнне Субаш авылы китапханәсендә  “Тукай бит ул - бөек шәхес, ул шигырьләр солтаны " дип исемләнгән шигырь бәйрәме уздырылды. Чараның максаты: балаларны Тукай иҗаты белән тулырак таныштыру. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен  сөйләделәр,  әкиятләрен  искә  төшерделәр.  Балалар  бу  чарада  бик теләп катнаштылар. Китапханәдә ай дәвамында  «Тукай эзләре буйлап» исемле күргәзмәсе эшләп килә.

Районыбызда игълан ителгән Тукай айлыгы кысаларында, Субаш авылы китапханәсендә, бөек шагыйрьнең күпкырлы иҗатын чагылдырган, бөек шәхескә багышлап "Тукай яши - Тукай улемсез" дип исемләнгән альбом эшләнеп куелды һәм аңа күзәтү ясалды.

Китапханәгә килгән һәр укучы  аның әдәби әсәрләре белән таныша ала. Әлеге әсәрләрнең күбесендә кеше шәхесенең күптөрле һәм катлаулы сыйфатлары яктыртыла.

Бөек Җиңүнең 73 елы якынлашкан көннәрдә районыбыз җитәкчелеге  Бөек Ватан сугышында катнашучыларнын хэллэрен белешеп аларга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнэн тәбрикләмә hәм бүлекләрен тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International