23 апрель көнне барлык китап укучыларның игътибарын китапка карата тарту максатыннан, китапханәче Шакурова Гөлия күчмә китапханә белән Тәмте - Мәтәскә авылына хезмәт күрсәтте. Мондый алым авылларда укучыларны рухи ризык белән баетырга, ә китапханәче өчен укучыларның санын арттырырга мөмкинлек бирә.
21 нче апрель көнне Баландыш авыл китапханәсе белән мәдәният йорты хезмәткәрләре бина янын җыештырырга чыктык.
2018 елның 24 апрель көнендә Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Камалова Фатима Шакирҗан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Фатима апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының урынбасары тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Очрашуга «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы ханымнары җыелды. Кич буе китапханәдә шәфкатьлелек, туган телгә мәхәббәт хөкем сөрде. Бөек татар әдәбияты классигы Г.Тукайның шигырьләре яңгырады.
Акциянең темасы:”Китапханәдә тылсымлы төн”. Библиотөн кунаклары, китапханәнең иң актив укучылары, яңа, кызыклы китаплар белән таныштылар. Г.Тукай шигырьләрен укуда актив катнаштылар. “Китап бульварында төнге очрашу” бүлегендә үзләре яраткан автор һәм әсәрләре турында сөйләп, кичерешләре белән уртаклаштылар. «Библиотөн» . М. Горькийның “Китапны яратыгыз, ул тормышны җиңеләйтер, чуар фикерләр, хисләр, вакыйгалар буталчыгында юл табарга дусларча булышыр, ул кешеләрне һәм үз-үзегезне ихтирам итәргә өйрәтер, ул акылыгызны, йөрәгегезне дөньяга, кешегә мәхәббәт хисе белән канатландырыр” сүзләре белән тәмамланды.
Китапханәче бөек шагыйрьнең иҗатына битараф булмаган һәркемне элеге акциядә актив катнашырга чакыра. Акция атна дәвамында барачак.
«Эковесна» акциясе кысаларында Олы Нырсы китапханәчесе Гиниятова Л.Г 21 апрель көнне китапханә янында карны таратты, чүпләрне жыештырды.
Алар Г. Тукайның “Шүрәле” әкиятен укыдылар. Укыганнарга укучы бик шатланып калды.
Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалардан башлап ветераннарга кадәр катнаша ала. Һәр укучы биредә электрон Бердәм уку билетына ия була. Бердәм укучы билеты белән Республиканың теләсә кайсы китапханәсеннән файдаланып була.
Бу чарада яшьләр катнашты. Әңгәмәнең беренче өлеше Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланды. Яшьләр бөек язучы, аның иҗаты турында белгәнннәрен тирәнәйттеләр һәм киңәйттеләр, викторинада катнаштылар. Икенче өлешендә - Бөек Җиңү көне бәйрәме алдыннан сугыш турында китаплар укырга тәгъдим ителде.