Күргәзмәдә күренекле язучыбызның иҗатын һәм тормыш юлын яктыртучы китаплар урын алды. Бик куп исемдәге китаплар авторы Мәхмут Хәсәновның әсәрләре бүгенге көндә дә китап укучылар тарафыннан яратып укылалар.
Киңәшмәне район мәдәният бүлеге җитәкчесе Д. С.Иксанов уздырды.
Киңәшмәдэ авыл клублары һәм мәдәният йортларының эшчәнлеге, узачак мәдәни чаралар турында булды.
Табигатьтә балаларга күчмә кошлар турында мәгълумат бирелеп, аларны саклау турында сөйләнелде. Мишә елгасында язын бозларның агып килүе күзәтелде. Сулыкларга өлкәннәрдән башка якын килмәскә дип кисәтелде. Балалар өчен төрле, кызыклы уеннар оештырылды.
Анда табигатьне саклау һәм яклау безнең кулда булуы турында сөйләнелде.
Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә бөек татар язучысы Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган "Моңлы Тукай – җырлы Тукай" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәдә китап укучылар шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән таныша алалар.
24 апрель көнне Теләче урта мәктәбендә җирлекара китапханә хезмәткәрләре белән берлектә 1-11 сыйныф укучылары арасында Г.Тукайның 132 еллыгы уңаеннан «Тукай – шигъри чишмәбез» дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе уздырылды. Бәйгенең максаты шагыйрьнең иҗатын популярлаштыру белән беррәттән, укучыларда эстетик зәвык формалаштыру да иде. Иң яхшы шигырь сөйләүчеләр 26 апрель көнне район мәдәният йорты фойесында узачак «Һәр буынга яшьтәш Тукай» шигърият бәйрәмендә катнашу хокукы алалар.
Бу “КЕЙС” театр коллективының зур сәхнәдә беренче адымы. Спектаклне безнең балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге һәм уртанчы төркем балалары тамаша кылды. Яшь артистлар арасында безнең балалар бакчасы чыгарылышы балалары булу икеләтә сөендерә. Театр коллективын киләчәктәдә зур сәхнәбез түрендә югары урыннарда булырлар дип өметләнәбез, аларга алдагы иҗат эшләрендә зур уңышлар телибез.
21 апрель көнне Югары Мәтәскә авылына менеп Галимовлар гаиләсенә китаплар тәкъдим итте. Китапханәгә кайткан яңа китапларны, газета - журналларны һәрберсен теләп укып баралар. Китап белән "җанлы" әңгәмә бернәрсәне дә алмаштыра алмый шул.
Бу чара яшьләр катнашында узды. Аларны башта китапханәче “Моңлы Тукай, җырлы Тукай ”дигән күргәзмә белән таныштырды. Аннары яшьләр күргәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрделәр. Катнашучылар Тукайның истә калган шигырләрен, әкиятләрен сөйләделәр.
Бу көнне китап укырга яратучылар белән төрле конкурслар викториналар үткәрелде.