ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Бер ел үтүгә китапханәнең иң актив һәм иң күп  укучылары янәдән бергә  җыелдылар. Акциянең быелгы темасы -“Китапның тылсымлы көче” дип атала. Билгеле булганча, китап безне тылсым дөньясына алып керә, бик күп ачышлар ясарга ярдәм итә. Моны аңлар өчен балаларга төрле биремнәр бирелде,танып-белүне арттыруга  уеннар һәм әлбәттә, хәрәкәтле уеннар уйнатылды. Акция ахырында балаларга өр-яңа китаплар тәкъдим ителде.

Безнең Олы Мишә балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр белән юл-транспорт һәлакәте булдырмауга зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планлаштырып алып барыла. Быел да 20 апрель көнне безнең балалар бакчасында "Юл билгеләре илендә сәяхәт"дигән темага ачык чара үткәрелде.

Бина янында булган карларны таратып, кар астыннан чыккан чүпләр  җыелды һәм тырмалап куелды.

21 апрель көнне Казаклар авылы китапханәчесе балалар белән берлектә «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» ‒яхшы эшләр эстафетасы  #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН  #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН »  акциясендә катнаштылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсе кардан чистартылды һәм җыештырылды.

Һәр укучы сөекле шагыйребезнең шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Соңыннан бәйләү буенча мастер-класс үткәрелде. Китапханәче балаларны бәйләү серләренә төшендерде.

23 апрель көнне Иске Җөри балалар бакчасында   район мәгариф бүлегеннән килгән  комиссия тарафыннан  мониторинг уздырылды.  Комиссия составында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты  Сәетова А.Н., педагог-психолог  Хазипова С.Н., логопед  Шаймарданова М.Н.,  рус теле  белгече  Ярмиева З. М.  һәм татар теле белгече  Сабирзянова Л.М. килгән иде.  Алар  мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның мәктәпкә әзерлеген тикшерделәр .

Теләче районында 23 апрель көнне 4 кешедән тоган  “Татармультфильм” оешмасынының вәкилләре катнашында  ТАССР ның оешуына 100 ел тулу уңаеннан  “Век Татарстана-2” дип исемләнгән яна милли халык мультфильмы проектын тормышка ашыру буенча бәйрәм чарасы булды.

Очрашу теләче урта мәктәбенең 1- 8 сыйныф укучылары һәм сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегенә йорүче балалар белән оештырылды.. Мультфильмны тормышка ашыру буенча һәрбер нечкәлекләргә басым ясалып  мастер класс та булып үтте. Аннары “Туган як” темасына рәсем конкурсы игълан ителде. Бәйрәм ахырында укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

9нчы апрельдән алып  16нчы апрельгә кадәр Теләче 2нче балалар бакчасында, республикакүләм “ЭКОяз 2018”  экологик-санитар икеайлык  кысаларында, “Кәгазьгә тормыш бүләк ит”  исемле акция оештырылды. Акциянең төп максаты әти-әниләрне балалар белән бердәм файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү, көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыюга этәрү һәм үсеп килүче яшь буын вәкилләрендә табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү иде. 

Налоговые органы информируют вас о том. «по Федеральным законом от 1 мая 2016 года № 134-Ф3 «О внесении изменений в статью 102 части первой Налоговою кодекса Российской Федерации» предусмотрено раскрытие сведений, указанных в пункте 1.1 статьи 102 (налоговая тайна) Налогового кодекса Российской Федерации (далее -Сведения) по всем организациям, а именно:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International