8-13 апрель көнне Казан шәһәрендә XVIII Республика яшьләр эстрада телевизион “Созвездие-Йолдызлык 2018” фестивалендә Югары Кибәхуҗа мәдәният йорты үзешчәне Фәндус Гильметдинов катнашты. Ул өлкән группа вокал-җырчылар арасындагы суперфиналда “Халык традицияләрен саклауы өчен” номинациясендә махсус призга лаек булды.
14 апрель көнне, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкәләр 10 сәүдә мәйданчыгында үткәрелде.
Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итте. Сату мәйданчыгы, гадәттәгечә, Кәрим Тинчурин исемендәге парк-сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылды.
Районның барлык хуҗалыклары, КФХлар, шәхси эшмәкәрләр хәм шулай ук, авыл җирлекләре үзенең продукциясен тәкъдим иттеләр. Ярминкәгә якынча 1,2 млн. сумлык продукция китерелде, 23 машина катнашты.
Ярминкәдә барлык авыл хуҗалыгы продукциясе хәм азык-төлек товарлары тәкдим ителде: ит, йомырка, сөт, май, икмәк, көрпәләр, бәрәңге, яшелчәләр, бал, пешкән ризыклар хәм башкалар. Бу продукциягә бәяләр шактый түбән хәм бик кулай иде.
13 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Теләче Агро»ның Чулпан бүлекчәсендә тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.
Техниканы карауга барлыгы 10 трактор, 3 арба әзерләнеп куелган иде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.
12-14 апрель көннәрендә Мамадыш шәһәренең «Мамадышский» совхозында 2002-2003 елгы яшүсмер кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Теләче районы командасы данын Шәтке урта мәктәбе укучылары (тренерлары Габделхаев Р.Х.) һәм Иске Җөри урта мәктәбе укчылары (тренерлары Зәкиев Ә.Х.) яклады.
Әңгәмә барышында гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тынычлыкны саклауга игътибар бирелде. Яшьләр илебездә булган гадәттән тыш булган вакыйгалар турында үзләренең фикерләрен белдерделәр һәм аларны булдырмау өчен тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.
Укучылар шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән тирәнрәк таныштылар. Г.Тукай китапларыннан төзелгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.
14 апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары, илебезнең барлык укучылары белән берлектә, тоталь диктант яздылар. Диктантның максаты укучыларда рус теленә мәхәббәт тәрбияләү, рус телен өйрәнергә теләүчеләрне бергә берләштерү иде.