Балалар спорт мәктәбе тренеры Сафин А.З. һәм районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Гиниятуллин И.С. җитәкчелегендә Теләче районы командасы да әлеге ярышларда катнашып кайтты. Барлыгы 41 команда 353 яшь көрәшче катнашкан турнирда 70 кг.нан югары үлчәү авырлыгында Зарипов Багир (Теләче) 2 урын, 40 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Галиуллин Әнәс (Иске Җөри) 6 урын, 60 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Камалиев Илхам (Олы Мәтәскә) 7 урынны яулады.
14 апрель көнне китапханәче Шакурова Гөлия “Игелек яшәсен җиһанда” дигән девиз астында китап һәм газета – журналлар белән таныштыру һәм аларны тарату буенча өлкәннәрнең өйләренә баруны оештырды. Шуның өчен дә китапханәче Шакурова Гөлия, “Язгы игелеклелек атнасы” кыссаларында Миңсылу Шәйхетдинова өенә килде. Өлкәннәр янына баргач, аларга төрледән – төрле китаплар бирү генә түгел, ә аларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер дә теләнде.
8-15 апрельгә кадәр “Уникс” концертлар залында “Созвездие – Йолдызлык – 2018” Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Суперфиналы узды. Баландыш төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Галлямов Мурат “Вокал соло” номинациясендә чыгыш ясап, “Созвездие – Йолдызлык – 2018”фестиваленең лауреаты булды. (Җитәкчесе – Сафина А.Ә.) Аларга алга таба да уңышлар телибез.
11 апрель көнне Олы Нырсы урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылыары очен спорт ярышлары утте.Әлеге ярышта мәктәбебез укучылыры актив катнашып, IIурынны яулап кайттылыр. Котлыйбыз аларны!
Шулай ук, Габдулла Тукай китапларыннан «Тукай – шигъри чишмәбез» дип аталган китап күргәзмәсе төзелде. Балалар Г.Тукайның тормыш юлы турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алдылар. Язучының әсәрләре белән таныштылар. Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кичә ахырында Г.Тукайның «Су анасы» һәм «Шүрәле» әкиятләре буенча мультфильм күрсәтелде.
Шармаш авыл китапханәсендә «Ступени во Вселенную» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Тәкъдим ителгән әдәбияттан космонавтика турында кызыклы фактлар белергә була. Әлеге көнгә «Мы и вселенная» дип исемләнгән бәйге игълан ителгән иде. Укучылар үз эшләрен китапханәгә алып килделәр. Әлеге эшләр безнең күргәзмәне бизәде.
Китапханәче Гильмутдинова Р. оешмаларга чыгып Г.Тукай китапларын тәкъдим итте.
Аның төп өлеше булып авылдашлар һәм укучылар арасында “Космонавтика көне минем өчен ул - ...” дигән блиц опрос булды. Сораштыруда 12 кеше катнашты. Бөн җавапларны горурлык һәм патриатизм хисе берләштерде.
12 апрель көнне Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында комиссия тарафыннан, 2018 елның язгы-кыр эшләренә әзерлекне тикшерү максатыннан конкурс булып үтте.