ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

2018 елнын 13 апрель көнендә,  «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Гөлшат Зиннатова “Үзеңә ышан” технология кысаларында дәрес үткәрде. Дәреснең максаты булып балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү тора.

     13 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Ак Күл» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

     Техниканы карауга барлыгы 16 берәмлек трактор, 10 берәмлек арба әзерләнеп куелган иде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде. Шулай ук, тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде.

    Техникага куелган таләпләр хәм шулай ук, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлевенә аеруча зур игътибар бирелде.    Хәрбер трактор янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән.

    Әзерлекне тикшерүдә үзйөрешле машиналар хәм техник күзәтчелек  итү  идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг-җитештерү бүлеге җитәкчесе-И.Р.Баев, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.   


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

     11 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

     Техниканы карауга барлыгы 18 трактор, 10 арба әзерләнеп куелган иде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.

    Техникага куелган таләпләр хәм шулай ук, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлевенә аеруча зур игътибар бирелде.    Хәрбер трактор янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән.

    Әзерлекне тикшерүдә үзйөрешле машиналар хәм техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг- җитештерү бүлеге җитәкчесе-И.Р.Баев, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.   

Буклетлар укучыларны космос тарихы , беренче косманавтлар белән таныштыра. Хәзерге заман космосын тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итә. 12 китап укучыга буклетлар өләшенде. Хәзер инде 12 апрель  Косманавтика көне генә түгел, 1969 елдан  Халыкара авиация федерациясе  Бөтендөнья авиация һәм косманавтика  көне дип игълан итте.

13  апрель  көнне  Теләче  урта  мәктәбендә  9 нчы  сыйныф  укучыларының рус теле  фәненнән     имтиханнарга әзерлекләрен тикшерү  үткәрелде. 9  нчы  сыйныф  укучылары бирелгән текстның   эчтәлеген  сөйләделәр,  сорауларга җавап бирделәр.    Мониторинг бик нәтиҗәле  үтте.                  

Әлеге күргәзмә  12 апрель көнне билгеләнеп үтүче Бөтендөнья космонавтика көненә багышланды. Укучылар Ю.А.Гагаринның тормыш юлы, хезмәт батырлыгы, космоска беренче очышлар тарихы турындагы мәгълүмат алдылар. Күргәзмәдә шулай ук  космонавтика көне турында шигырьләр белән дә танышылды.

Иҗат, күңел күтәренкелеге өчен дә менә дигән ай ул. Әлеге айлык кысаларында 11 апрель  көнне Иске Җөри  авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга карата “Ак каен” балалар бакчасына йөрүче балалар белән  “Габдулла Тукай - балалар шагыйре” дип исемләнгән чара узды. Китапханәче  балаларны язучының китаплары белән таныштырды, әкиятләрен укыды. ”Мин кайсы әкияттән” дип аталган викторинада катнашып  балалар Тукай әкиятләрен белүләрен исбатладылар.

"Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балаларга галәмгә беренче очучы-космонавт Юрий Гагаринның тормыш юлы һәм хезмәт батырлыгы белән таныштырып әңгәмә үткәрелде.

Укучылар презентация аша Лев Толстой биографиясен зур кызыксыну белән тыңладылар: яшел таякчык турында легенда, крестьян балалары өчен мәктәп төзетү һәм күп кенә башка мәгълүматлар турында белделәр. Алар Толстой әсәрләреннән өзекләрне бик яратып тыңладылар, әдәби викториналарда катнаштылар һәм табышмакларга җаваплар бирделәр. Балалар барлык биремнәрне дә  уңышлы үтәп чыктылар.!

13 апрель көнне Теләче җирлекара китапханәсендә яраткан, хәрмәт  иткән  шагыйребез Габдулла Тукайның 132- еллыгына багышланган  «И, мөкатдәс моңлы сазым” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.  Әлеге күргәзмә китап укучыларны бөек шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыра, анда тәкъдим ителгән барлык китаплар авторның китапханә фондында булган әсәрләре. Әлеге күргәзмә 26 апрельгә кадәр эшләячәк, барлык Г. Тукай иҗатын яратучыларны китапханәдә көтеп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International