Акция кысаларында, китап күргәзмәмсе оештырылды һәм балалар язучысының иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрелде.
Авылыбызның фельдшеры китап укучыларга сәламәтлекнең нидән торуын һәм аны саклауны кирәген аңлатты. “Сәламәтлек-кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше узенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә юньне танып белә, жәмгыять тормышында актив катнаша” -диде ул.
Рәсемнәргә урыннар билгеләнде һәм катнашучы укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Күргәзмәгә сәламәт яшәү рәвешен булдыруны, дөрес туклануны, организмны ничек чистартуны, яктырткан әдәбият һәм шушы темаларны тирәнрәк ачып бирергә ярдәм итүче буклетлар һәм искәртмәләр ясап, китап укучыларга өләшенде.
Күргәзмәдә язучының балалар өчен язылган күп кенә китаплары урын алды.
Лесной балалар бакчасы территориясенең, бинаның янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүе тикшерелде. Электр чыбыкларының яңа булуына, беренчел янгын сүндерү җиһазларының төзеклеге һәм дөрес урнаштырылуына игътибар ителде. Бакчага йөрүче балалар һәм хезмәткәрләр белән янгын куркынычын булдырмау турында әңгәмә үткәрелде, сораулар бирелде. Тәрбияче үзвакытында белемнәрне киңәйтте, балалар бик кызыксынып янгын сүндерү машинасын ясадылар һәм янгын чыккан вакытта бу машинаның нинди авыр һәм җаваплы хезмәт күрсәткәнен сөйләделәр.
7 апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бу көнне, Олы Мишә урта мәктәбе укучылары, “ Без сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз!” девизы астында үткәрделәр. Сәламәтлек көне уңаеннан 9-11 нче сыйныф укучылары арасында волейбол ярышы узды. 2-8 сыйныф укучылары фельдшерлар белән очрашып, “ Туберкулез белән бергәләп көрәшик!” темасына лекция тынладылар.
9 нчы апрель көнне Теләче урта мәктәбендә «Инклюзивное образование. Реализация ФГОС для детей с ОВЗ в МБОУ «Тюлячинская СОШ» темасына укытучылар киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә инклюзив белем бирү өчен җаваплы, башлангыч сыйныфларда белем бирү буенча директор урынбасары В.Г. Мифтахова төп теманы яктыртып чыгыш ясады. Укыту – тәрбия эшләренең III чирек нәтиҗәләре белән укытучыларны югары сыйныфларда белем бирү буенча директор урынбасары А.П. Пашина таныштырды. Мәктәп директоры Р.Р. Нәҗипов укытучылар коллективын, укыту-тәрбия эшләрен оештыру һәм укучыларны дәүләт имтиханнарына әзерләу буенча максатлар һәм бурычлар белән таныштырды.
Китапханәче балаларга көн режимын саклауның, чыныгуның һәм дөрес туклануның файдасы турында сөйләде. Балалар хәрәкәтле уеннарда, спорт эстафеталарында катнаштылар. Чара барышында “Сәламәтлек иленә сәяхәт” исемле күргәзмәгә күзәтү ясалды.
Җылы яклардан күчмә кошлар кайта башладылар. Кошлар көне уңаеннан Иске Җөри авылы китапханэчесе балалар бакчасында “Кошлар – табигать дуслары” дип исемләнгән чара үткәрде. Чараның максаты: балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлек сыйфатлары тәрбияләү; балаларның күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү. Балалар кошлар турында кызыклы, мавыктыргыч презентация карадылар. Шулай ук табышмакларга җавап таптылар, күңелле җырлар җырладылар.