2018 елнын 9 апрель көнендә, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы узәгенең гаиләгә хәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Гөлшат Зиннатова балалалар белән “Балигъ булмаганнар арасында психоактив матдәләр куллану куркынычы” дип аталган темага төркемле дәрес уткәрде. Дәреснең максаты булып тәкъдим ителгән психоактив матдәләрдән ышанычлы баш тарту гадәтен формалаштыру тора.
2018 елнын 11 апрель көнендэ, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, “Мин хокукый жәмгыятьтә” дип исемләнгән программа кысаларына таянып, исәптә торган балалар белән “Балаларга хезмәт тәрбиясе хокукы” дип исемләнгән әңгәмә уткәрделәр.
“Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Г.Тукайның “Су анасы”,”Шүрәле ” әкиятләрен бик яратып тыңладылар.
Күргәзмә ике өлештән тора. Беренчесе – “Тукай әсәрләре буйлап сәяхәт”, икенчесе – “Тукай – шигъри чишмә” дип атала. Күргәзмәнең максаты китап укучыларда бөек шагыйребезнең әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү. Китапханәче “Тукай китапларын укыйбыз” дигән акция игълан итте.
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә, галәмгә очкан беренче очучы-космонавт Юрий Гагаринның хезмәт батырлыгы белән танышу уңаеннан “Галәмгә сәяхәт” исемле күргәзмә куелып, әңгәмә үткәрелде. Юрий Алексей улы Гагарин – космонавт, Советлар Союзы Герое, космоска очкан беренче кеше. Кешенең галәмгә очуы - зур вакыйга. Без аны онытырга тиеш түгел.
Тукай айлыгы кысаларында Айдар авылы китапханәсендә, шагыйрьнең 132-еллыгы уңаеннан, матур альбомнар, аның үлемсез әсәрләре, музыкаль язмалар урын алган « Апрель – Тукай айлыгы» исемле күргәзмә тәкъдим ителде. Шулай ук китапханәнең яшь китап укучылары белән җанлы әңгәмә дә узды.
11 март көнне Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина, Олы Кибәхуҗа балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Минхаҗева белән берлектә татар халык календаренда иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе булган “Карга боткасы” үткәрделәр. Китапханәче балаларны “Карга боткасы” тарихы белән таныштырды, балалар төрле уеннарда катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Бәйрәм ахырында тәмле “Карга боткасы” һәм самавар чәе белән сыйландылар.
Ата-аналар үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җавапны шушы күргәзмәдән таба алдылар.
Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торуга тиң. Чыннанда, авыл халкы китапханәчеләрне түземсезлек белән көтеп тора. Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим ителде. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны өйләренә укырга алдылар.
Безнең балалар бакчасы да әлеге чараны уздыруда читтә калмады. Барлык төркемнәрдә дә әлеге темага кагылышлы әңгәмәләр узы, фильмнар каралды. Ә мәктәпкәчә әзерлек төркемендә татар теле тәрбиячеләре Сабирзянова Л.М. “Космонавтика көне” дигән шөгыль уздырды. Шөгыль барышында ,балалар белән космос, беренче космонавт Ю.А.Гагарин турында кызыклы презентация карап, яңа белемнәр үзләштерделәр. Шулай ук төрле сорауларга җавап биреп үзләренең көчләрен сынатып та карадылар. Шөгыль ахырында балалар һәркайсы үзләре күзаллаган космосны пластилин ярдәмендә ясадылар. Әлеге шөгыль балалар өчен кызыклы булды.Кем белә, бәлки шушы балалар арасыннан бөек косманавтлар үсеп чыгып зур ачышлар ясарлар әле!?