ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан территориясендә санитар - экологик икеайлык "ЭКОвесна - 2018" старт алды, аңа Ямбулат авыл клубы һәм  китапханә хезмәткәрләре дә кушылды. Авыл клубы бинасы нигезен һәм Бөек Ватан сугышы  елларында һәлак булган якташларыбызның обелиск территориясен кардан чистарту эшләрен уздырдылар.

Алар күп укылып таушалган китапларның битләрен ябыштырдылар, тышларын яңарттылар. Балалар бу эшләрне  бик теләп башкардылар. Китап дәвалау үзләренә дә ошап китте. Балаларга бу чараны китапханәче Хузиахметова З.Г   оештырды.

12нче апрель көнне “Юрий Гагарин белән 108 минут” республикакүләм акция кысаларында Теләче 2нче балалар бакчасында космонавтика көненә багышланган чаралар узды. Бу бәйрәм уңаеннан тәрбиячеләр әңгәмәләр уздырдылар, космос темасын яктырткан иллюстрацияләр карадылар, балалар үзләре дә планеталарны, ракеталарны рәсемгә төшерделәр.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау балалар китапханәсенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шуңа күрә күргәзмәдә сәламәтлекне кайгырту, таза һәм нык булу, күрү һәм ишетү сәләтен саклау, дөрес туклану, зарарлы гадәтләр һәм аларны профилактикалау буенча тәкъдимнәр турындагы китаплар урын алды.

Утырышны муниципаль район башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 8 мәсьәлә каралды.

Презентация күрсәтү викторина сораулары белән үрелеп барды.  Балалар игътибарына «Космическая азбука», «Энциклопедия юного астронавта», «На луне» һ.б. китаплар тәкъдим ителде. Конкурс нәтиҗәләре буенча балаларга бүләкләр тапшырылды.

Ярыш программасында күңелле ярышлар,  җиңүгә ирешү өчен көч, җитезлек, тизлек, чыдамлылык, шулай ук тапкырлык кирәк булды. Күңелле стартлар -балаларга иң кызыклы күңел ачу өчен  варианты булып санала.Аларны спортка җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, тәрбия активлыгын,мөстәкыйльлек тәрбияләү -төп бурыч һәм максат итеп куела. Спорт бәйрәме күңелле һәм кызык узды. Командаларга "татлы" бүләкләр тапшырылды.

12 апрель көнне Теләче муниципаль районы  мәгариф бүлеге  методистлары  Теләче урта мәктәбендә булып киттеләр. Методистлар укытучыларның эш программаларын тикшереп, искәрмәләр ясадылар, методик ярдәм күрсәттеләр.

2018 елның  апрель ае «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсэтү   комплекслы үзэгенең  өйгә килеп ярдәм күрсэтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре,  «Өлкән яшьтәге һәм инвалидларга куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе ярдәмендә, булекчәдә исәптә торган олкәннәргә һәм инвалидларга «Янгын булдырмау  өчен ,үз – узеңне ничек тоту»  кагыйдәләре турында  сөйләнде, һәм белешмә таратылды , шулай  ук  «Ташкын вакытында ничек  эш итү өчен» белешмә таратылды.

Социаль хезмәткәрләр  исәптә торган олкәннәрнең һәм инвалидларның өй тубәләрен кардан чистарттылар, өй тирәләрен, керү юлларны кар , бозлардан арындырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International