ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан билгеләнде һәм 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, “Саулык – зур байлык” исемле темага әңгәмә – сөйләшү үткәрелде. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. “Сәламәтлегеңнең кадерен бел” дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвешен, спорт, дөрес туклануны яктырткан китаплар урын алды.

2018 елның 10 апрель көнендә  «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, ата-аналар белән балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәләдә булмауны профилактикалау максатыннан “Мин лаеклы ата-ана” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә вакытында специалистлар әти-әниләрне статистика белән, балаларга карата рәхимсез могамәләдә булунын төрләре белән таныштырдылар. Шулай ук балаларга карата рәхимсез мөгамәләдә булган очракта хокукый җаваплылык турында азсызыкладылар. Әңгәмә ахырында специалистлар әти-әниләргә балаларың сәламәт һәм тулы кыйммәтле итеп үстерер өчен  киңәшләр бирделәр.

Кабул итү Теләче авылы, Гоголь урамы, 22 нче йорт (“БАТЫР” спорткомплексы бинасы) адресы буенча 14.00 сәгатьтә башлана. Белешмәләр өчен телефон: 2-10-37

Әлеге айлык кысаларында  10 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга карата “Халык улы – халык шагыйре” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел булырга өнди.

 Ул аларга яңа китаплар, газета –журналлар алып бара. Укучыларыбыз күбрәк тормышчан, әдәби китапларны яратып укыйлар. Әлеге очрашудан  алар бик канәгать булып калалар.

Бу күргәзмәдә аеруча 2нче сйныф укучылары актив катнашты. Балалар яз килүнең  матурлыгын   үз рәсемнәрендә яктырттылар. Җитәкчеләре Сахабутдинова Гөлназ.

11 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә “Пожар булган очракта һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында мәктәп коллективын эвакуацияләүне оештыру” дигән темага  өйрәнү эвакуациясе  үткәрелде. Укучылар һәм укытучылар алдында,  пожар вакытында үз – үзеңне тоту, дөрес эвакуация ясауны аңлатып,  Теләче муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча  әйдәп баручы консультант О.Б. Хомченко чыгыш ясады.  Мәктәп директоры Р.Р. Назипов балаларны гадәттән тыш хәлләр вакытында , пожар булган очракта  эвакуация ясарга  өйрәтүне системалы рәвештә дәвам итәргә кирәклеген искәртте.

Бу бәйгенең танатаналы ачылышында Теләче сәнгать  мәктәбенең “Карамельки”(җитәкчеләре Зиннатуллина Р, Трофимова Л), “Мисолька”(җитәкчеләре Биктимирова Р) “Гамонистлар ансамбле”(Җитәкчеләре Сафиуллин И) иҗат коллективлары чыгыш ясады. Алар үзләренең чыгышлары белән милли көрәштә катнашучыларның килгән кунакларның бәйрәм рухын күтәреп җибәрделәр.

Китапханә мөдире Закирова Л.М. балалар бакчасына үзе килде һәм балаларны яңа китаплар белән таныштырды, юбиляр китапларга күзәтү ясады. Балалар белән уеннар уйнадылар, табышмакларга җаваплар таптылар,рәсемнәр ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International