Чара барышында балалар белән төрле кызыклы уеннар уйналды.
Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. 7 апрель көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, сәламәт яшәү рәвешен, спорт, дөрес туклануны яктырткан китаплардан, информацион материаллардан торган “Сәламәт булуга ни җитә” дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Әлеге күргәзмәдә сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дөрес туклану серләренә төшенү турындагы китаплар урын алды. Китапханәгә килгән укучылар белән “Сәламәт яшәү сере” дип исемләнгән мәгълумәт сәгате узды.
8 апрель көнне Саба районы Тимершык мәктәбе базасында 18 яшькә кадәрге һәм 2004 елгы һәм кечерәк кызлар һәм егетләр арасында бадминтон буенча шәхси кубок уеннарының 2-нче этабы узды. Республикабызның төньяк-көнбатыш юнәлешендәге 5 районыннан 48 бадминтончы катнашкан әлеге ярышта безнең район данын балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгендә шогыльләнүче Баландыш,Теләче,Югары Кибәхуҗа мәктәбе укучылары яклады.
7 апрель көнне Арчада Татарстан Республикасы гомүмбелем бирү оешмаларының 2002-2004 нче елгы яшьүсмер егетләр һәм кызлар арасында II Спартакиада кысаларында волейбол буенча зона этабы уеннары булып узды. Элеге этапта Арча, Кукмара, Балтач, Биектау, Әтнә, Питрәч, Саба һәм Теләче районнары катнашты. Безнен районны Узәк урта мәктәбе егетләре һәм Шәтке урта мәктәбе кызлары яклады. Уен нәтиҗәләре буенча, Шәтке урта мәктәбе кызлары 1 нче урынга лаек булды. 2 нче урында Кукмара районы, 3 тә Арча районы. Егетләр арасында 4 нче урында.
Китапханәче килгән кунакларны “Яулык - күңел көзгесе” дип исемләнгән яулыклар күргәзмәләре белән таныштырды. Кичәгә килгән һәрбер кеше үзенең яулыгы белән бәйле хатирәләрен уртаклашты. Бәйрәмебез яулыклар тарихы белән танышу, кызларның төрле елларда киелгән яулыкларны ябып мода күрсәтүләре белән бергә үрелеп барды. Чара ахырында яулыкларга багышланган башваткыч чишелде.
7-8 апрель көнне «Батыр» спорткомплексында 2002 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы халык артисты, Башкортостан һәм Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына өченче тапкыр ачык республика турниры үткәрелде. Турнирда 32 кг авырлыкка кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Теләче 2нче балалар бакчасынның мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Мараков И.И. катнашып, икенче урынга лаек булды һәм аңа Салават Фәтхетдинов исеменнэн Кубок, диплом, медаль һәм истәлек буләк тапшырылды. Исламны чираттагы уңышы белән котлыйбыз!
Күпләр фикеренчә, химик препаратлар белән чагыштырганда халык чаралары тәэсирле һәм куркынычсыз. 6 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә, 7 апрельдә билгеләнеп үтүче Бөтендөнья сәламәтлек көненә карата “Сәламәтлек табибы-табигать» исемле күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә төп игътибар дару үләннәре белән дәвалауга бирелде. Әгәр аны дөрес итеп куллансаң һәм табигатьнең шифалы көченә ышансаң, ул һичшиксез авыруларга ярдәм итә. Үсемлекләрнең шифалы үзлекләре турында ниндидер яңалык белергә, үзегезнең кызыксынуны арттырырга теләсәгез, безнең китапханәгә рәхим итегез!
Шул уңайдан 6 апрель көнне Иске Карабаян авылы китапханәсендә китап укучыларга аның әсәрләреннән балаларга һәм өлкәннәргә күргәзмә төзелде. Шулай ук кургәзмәдә шагырьнең тормыш юлыннан торган рефератта урын алды. Күргәзмә шагыйрьнең туган көненә кадәр дәвам итәчәк.
26 апрельдә аның туган көне. Г.Тукай татар әдәбияты күгендә янган йолдызларның иң яктысы. Гөмере кыска булса да язучы бик күп әсәрләр иҗат итәргә өлгергән. Ул калдырган иҗат мирасы безнең горурлыгыбыз. Балалар аның әкиятләрен даими укыйлар. 6 апрель көнне Олы Мәтәскә китапханәчесе “Каенкай ” балалар бакчасында Тукай әкиятләрен укуны оештырды. Мәктәп укучылары әкиятләрне кайсын матур итеп укып, кайсын сөйләп бакчада тәрбияләнүчеләргә җиткерделәр.