6 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә районкүләм “Мин эзләнүче” дигән конкурс үткәрелде. Укучылар теләп катнаштылар. Безнең мәктәптән 2 сыйныфтан Галимов И. , 3 сыйныфтан Сафиуллин Р. чыгыш ясадылар. Галимов И. 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!!!
Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан билгеләнде һәм 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Саулык – зур байлык” исемле темага әңгәмә – сөйләшү үткәрелде. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. “Сәламәтлегеңнең кадерен бел” дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвешен, спорт, дөрес туклануны яктырткан китаплар урын алды.
Балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү, укучыларны наркотик һәм психотроп матдәләр белән бәйле җинаятьләрдән саклау максатыннан Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 9 сыйныф җитәкчесе Х.Н.Нигъмәтҗанова укучылар белән аңлату әңгәмәсе үткәрде. Әңгәмә барышында видеороликлар күрсәтелде.
4 апрель көнне Казанда “Тере классика” Бөтенроссия яшь нәфис сүз осталары бәйгесенең регион этабы узды. Бәйгедә Баландыш төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шакирова Алисә (җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хасаншина Рәсимә Фаезхан кызы) катнашты. Ул диплом һәм бүләк сертификатка ия булды.
Табигатьнең уянган мәле турында әйтүгә, сыерчык оясы кирәклеге искә төшә. Бу эшне ел саен гадәткә керткән Баландыш төп мәктәбе укучылары быел да әлеге йолага тугры калдылар. Күп укучыларыбыз яз хәбәрчеләре- сыерчыкларны яңа , матур оялар белән каршы алалар.
3 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучысы Якупов Илсаф Бөтенроссия “Илһам” конкурсының , Арча төбәгендә үткән, икенче сайлап алу турында катнашты. Илсаф “Яшь җурналист” номинациясендә уңышлы чыгыш ясап кайтты. Котлыйбыз!
1948нче елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы төзелә.7 апрель – сәламәтлек көне буларак, 1950нче елдан башлап ел саен уздырылып килә. Ул кешеләр сәламәтлекнең нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген аңласын һәм халыкның сәламәтлеге бөтен дөньяда тагын да яхшырсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итсен өчен үткәрелә.
Шул уңайдан, безнең Баландыш төп мәктәбендә укучыларның сәламәтлеген яхшырту максатыннан тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
Балачак – менә дигән вакыт, кайда бала әйләнә тирә дөньяны өйрәнә. Һәм мәгълүмат чыганагы булып һәрвакыт китап тормый. Балалар яраткан мультфильмларыннан яхшылыкны явызлыктан танырга өйрәнә. Килүчеләр өчен китапханә «Смотрим мультфильм - читаем книгу» дип исемләнгән, диска, мультфильм кассетасыннан выставка һәм янәшәдә «С книжных страниц – на большой экран» дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим итте.
6 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Теләче Агро» СХТ территориясында тракторларга дәүләт техник карау уздырылды, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын язгы-кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде.
Әзерлекне тикшерүдә үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг-җитештерү бүлеге җитәкчесе-И.Р.Баев, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.
Бу көнне үзләрен борчыган сораулар белән гражданнар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаевага мөрәҗәгать иттеләр. Татьяна Воропаева мөрәҗәгать итүчеләрне игътибар белән тыңлады, файдалы тәкъдимнәрен җиткерде һәм ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.