ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Авыл халкы газета битләрендә яңа китаплар, үткәрелгән кичәләр, алга куелган планнар белән таныша алалар. Сезнең хозурыгызга китапханә газетасының яңа 2018 елга 3 санын тәкъдим итәбез. “Китапханә хәбәрләре” А4 форматында 4 битле булып чыгарыла. Китап укучыларыбызга газета бик ошый.

Балалар әкиятләрне бик яратып кабул иттеләр, китаплардагы рәсемнәрне күзәтеп, үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп утырдылар.

Апрель ае - Шигърият, Тукай ае буларак кабул ителә. Шул уңайдан, 3 апрельдән башлап, Г. Тукайнын 132 ел тулу уңаеннан Субаш авылы китапханәсендә шагыйрьнең шигырьләреннән һәм аның  турындагы истәлекләрдән торган «Без Тукайлы халык» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел булырга өнди.

Тематик сәгать барышында балалар кошлар турында кызыклы мәгълуматлар алдылар, кышлаучы кошлар белән күчмә кошларны аерырга өйрәнделәр.

Теләче урта мәктәбе укучысы  Миннуллина Гөлназ,  Ш. Мәрҗәнигә 200  ел тулуга багышланган,    Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге республика укуларында    катнашып кайтты.  Гөлназ  бу бәйгедә актив катнашып, җиңү яулады, III  урынны алды һәм дипломга  лаек булды.  Гөлназны   бу бәйгегә татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Л.М. Якупова   әзерләде.  Алга таба да иҗади уңышлар телибез!

6 апрель көнне 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә, маҗаралар һәм ачышлар дөньясына чумарга, яраткан китап геройлары белән якыннан танышырга мөмкинлек туды. Китап укучы балалар ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен район балалар китапханәсе хезмәткәрләре зур тырышлык куялар. Нәниләр бик кызыксынучан булып чыкты, алар китапханәче белән рәхәтләнеп аралаштылар, үзләренең уңышлары белән уртаклаштылар, түземсезлек белән китап битләрен актарырга һәм рәсемнәрен карарга керештеләр. Иң мөһиме, балалар уку белән кызыксынуларын һәм белемгә омтылуларын күрсәттеләр.

Барлыгы 15 команда катнашкан ярышларда Теләче районы командасы уз төркемендә 4 урынны яулады. Команда составында Иске Җөри, Олы Мәтәскә, Теләче мәктәбе укучылары иде.

Анда инновацион технологияләр, бакчабызда кулланышта булган проектлар, балалар белән бу системада эшчәнлек , ата-аналар белән эш кебек темалар яктыртылды. Алга таба булган кимчелекләрне бетерергә, гел алга, яңалыкка омтылып эшләргә дигән карар чыгарылды.

Уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Алар бик яратып “Утыр – утыр Мәликә ” уйныйлар.Шул уен тоемлап тану сәләтен үстерә, балаларның эмоциональлеген үстерә.

Китап – кешене һәрчак яхшыга гына өйрәтүче , акыллы, тапкыр булырга киңәш бирүче, авыр вакытта югалып калмаска, нык ихтыярлы , батыр йөрәкле булырга өйрәтә. Китапханә китапларның “өе ” дип санала. Иске Җөри балалар бакчасы авыл китапханәсе белән тыгыз элемтәдә тора.  Менә без бүген дә балалар белән авыл китапханәсенә экскурсиягә   бардык. Китапханәче балаларга язучылар һәм аларның яңа китаплары турында сөйләде. Балалар китапханәчене игътибар белән тыңладылар һәм сорауларына җавап бирделәр. Ул аларга китапны пөхтә итеп укырга, ертмаска,китапка сак карарга кирәк икәнен дә әйтеп узды.  Балаларга әлеге очрашу бик ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International