ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Балалар белән яңа төр сәнгате "Кинусаига" үзләштерелде. Балалар зур кызыксыну белән шөгыльләнделәр, искиткеч картиналар ясадылар.

Баландыш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  "ЭкоЯз-2018 " акциясенә кушылды. 4 апрель көнне бинаның фундамент кырыйлары һәм территорияне кардан чистарту эшләре алып барылды.

Балалар игътибарына авторның китаплары тәкъдим ителде. Безнең уйлавыбызча бу китаплар белән танышу файдалы булыр.Чөнки Г.Тукайның әсәрләре матурлыкка, эш сөяргә, кыю һәм тугры булырга өйрәтә.

4 апрель көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Халыкара сәламәтлек көне уңаеннан "Чисталык - сәламәтлекнең нигезе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм әңгәмә үткәрелде. Без, сәламәт яшәү рәвеше алып барганда гына,  физик һәм акыл үсешен ныгыта алабыз. 

 

2 нче апрель -Халыкара балалар китабы көне уңаеннан ,балаларны кечкенәдән үк китап сөючеләр итеп тәрбияләү һәм китапханәнең булачак укучылары итү максатыннан Күкчә авылы китапханәчесе « Балалар китабы – сихри бер дөнья »- дип исемләнгән акция уздырды. Акция кысаларында китапханәче нәниләргә китап белән ничек дус булырга икәнен аңлатты. Балалар язучылары һәм алар өчен иҗат ителгән китаплар белән таныштырды. Балалар яңа китапларны, хикәя, шигырь, әкиятләрне рәхәтләнеп тыңладылар.

Без аңа ияләшәбез, һавага, кояшка  ияләшкән кебек. Китап укыганда  һәркайсыбыз төрле - төрле сәяхәтләр кыла. Традиция буенча Шармаш авыл китапханәсе  язгы каникул вакытында кунакка «Почемучки» балалар клубын «Библиотека, книжка, я — вместе верные друзья» дип исемләнгән экскурсия уенга чакырды. Балалар зур китап дөньясына сәяхәт ясадылар. Алар абонемент, формуляр, уку залы, китапханә фонды һәм күп кенә башка әйберләр белән танышты. Бик кызыксынып балалар «В гости к сказочным героям» дип исемләнгән әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, «У книги в гостях» дигән уен уйнадылар.

7-8 апрель  көнне «Батыр» спорткомплексында 2002 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы халык артисты, Башкортостан һәм Россиянең  атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына оченче тапкыр ачык республика турниры үткәрелде.


6
апрель, 2018 ел
җомга

Бу дөньяны бераз яхшы якка үзгәртергә үзебез алынмасак, кем алына? Дөрес юлдан тайпылган балаларга ярдәм кулын без сузмасак, кайдан таяныч эзләсен ул ялгышкан сабыйлар? Ялгыш адымнан кешелекне беркем сакламаган һәм нәкъ менэ хаталар өстендә эшне дөрес алып барудан тора да инде соңгы нәтиҗә.


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Лесной балалар бакчасында сәламәт булып үсәр өчен, иртәнге гимнастика , физик тәрбия шөгыле бик төгәл алып барыла. Сәламәтлек – безнең иң зур байлык. Балалар сәламәт булсын  өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен дөрес үтәргә,  шул ук вакытта дөрес тукланырга һәм тиешенчә ял да итә белергә тиеш. Ял итүнең дә үз кагыйдәләре бар. Кеше сәламәт булганда һәм дөрес ял иткәндә, аның кәефе күтәренке була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International