Теләче урта мәктәбе укучысы Гайнетдинова Айсылу “Эзләнүләр аша камиллеккә” дигән II Республика фәнни – эзләнү конференциясендә катнашып кайтты. Айсылу бу бәйгедә актив катнашып, җиңү яулады, дипломга лаек булды. Айсылуны бу бәйгегә татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Н. Асадуллина әзерләде. Алга таба да иҗади уңышлар телибез!
Куркынычсызлык айлыгы кысаларында, 5 апрельдә Теләче 3нче балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча планнан тыш өйрәнүләр үткәрелде.
Бу акция Түбән Новгород өлкә балалар китапханәсе тарафыннан, язучы Максим Горькийның 150 еллык юбилее уңаеннан игълан ителде. Китапханәнең кунаклары - «Ромашка» балалар бакчасы нәниләре һәм мәктәп укучылары.
Очрашу вакытында укучылар Горький биографиясенең кайбер кызыклы фактлары, балалар өчен язылган әсәрләрнең классик әсәрләр булуы турында белделәр. Әдәби сәгать программасында «Воробьишко», «Утро», «Случай с Евсейкой», «Про Иванушку – Дурачка» әкиятләре кычкырып укылды, «Путешествие по сказкам Горького» викторинасы сорауларына җаваплар тыңланды һәм «Давайте Горького читать» акциясе игълан ителде. Барлык китапханәгә килүчеләргә М. Горький китаплары тәкъдим ителде.
Теләче 2нче балалар бакчасында тәрбиячеләр балаларда куркынычсызлык кагыйдәләрен формалаштыру буенча системалы эш алып баралар. Язгы чорда, аеруча балалар һәм ата-аналар белән, боз белән капланган сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә юнәлдерелгән төрле эш формалары планнаштырыла.
Яңа эш алымнары кулланып эшләү китап укучыларны кызыклы, уен формасында җәлеп итәргә мөмкинлек бирде, биредә балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, уеннарда катнашып төрле мәсьәләләрне чиштеләр.
Балалар узләренә ошаган китаплар турында сөйләделәр. Китап безнең дустыбыз дигән фикердә калды алар.
Балалар әкиятләр турында китаплар карадылар, үзләренең яраткан әкиятләрен сөйләделәр.
Әлеге әңгәмәдә дин, тәрбия турында фикер алышынды.
Тематик сәгать барышында балалар кошлар турында кызыклы мәгълүматлар алдылар, кышлаучы кошлар белән күчмә кошларны аерырга өйрәнделәр. Рәсем конкурсында да катнаштылар.
Ачы авыл клубында мәсәлән, балалар "Кинусаига" дип аталган кул эше белән шөгелләнә башлаганнар.